Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
16 ноябрь 2021, 14:57

Путин Яңа елга пенсионерларга 10 мең сум акча бирәчәкме?

Россия пенсионерлары Президенттан декабрь аенда Яңа елга 10 мең сум күләмендә акча көтә.

Чөнки бу бәйрәмнән һәммәбез могҗиза көтә һәм без бу могҗизага балачактан ук күнеккәнбез. Өлкән яшьтәге россиялеләр Путинның җавабын ел ахырында узачак традицион матбугат конференциясендә көтәләр. Анда дәүләт Башлыгы яхшы яңалыклар сөйләячәк һәм узып баручы елга йомгак ясаячак. Пенсионерлар хакимиятнең матди ярдәменә исәп тоталар, әмма быел түләүләр булачакмы? Экспертлар үз фаразларын биргән.

2021 ел катлаулы чорлардан торды, чөнки ил пандемия чоңгылында булды. Шуңа күрә Россия башлыгы хөкүмәткә пенсионерларга 10000 мең сум бирергә тәкъдим итте.

Әмма Хөкүмәт карарын рәсми төстә игълан иткәнчегә кадәр бу сөйләшүләрнең барысы да теоретик характерда кала. Хөкүмәт һәм президент халыкның аз керемле катламнарына ярдәм кулын берничә тапкыр сузды һәм алар моны тагын бер кат эшләр дип өметләнәсе кала. Әле сентябрь аенда ук Путин өлкән яшьтәге гражданнарның сүз белән генә түгел, матди ярдәмгә дә мохтаҗ булуын белдергән.

Чыганак

Путин Яңа елга пенсионерларга 10 мең сум акча бирәчәкме?
Путин Яңа елга пенсионерларга 10 мең сум акча бирәчәкме?
Автор:
Читайте нас: