Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
15 октябрь 2021, 14:43

Балалары булган гаиләләргә социаль түләүләргә гаризалар бирү эшен җиңеләйтәчәкләр

1нче ноябрьдән Бөре шәһәре буенча халыкка социаль ярдәм күрсәтү республика үзәге филиалы базасында балаларга түләләрне билгеләү буенча уникаль гариза формасы буенча пилот проекты старт ала.

Балалары булган  гаиләләргә социаль түләүләргә гаризалар бирү эшен җиңеләйтәчәкләр
Балалары булган гаиләләргә социаль түләүләргә гаризалар бирү эшен җиңеләйтәчәкләр

Башкортстанда балалы гаиләләргә социаль түләүләргә гаризалар бирү процедурасы җиңеләйтеләчәк. 1нче ноябрьдән Бөре шәһәре буенча халыкка социаль ярдәм күрсәтү республика үзәге филиалы базасында балаларга түләләрне билгеләү буенча уникаль гариза формасы буенча пилот проекты старт ала. Проектны Башкортстанның гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы тарафыннан эшләнгән «юл картасы»н гамәлгә кертү кысаларында башлап җибәрәчәкләр.

Хәзерге вакытта Башкортстан республикасының „Адреслы социаль ярдәм” информацион системасында балалы гаиләләргә социаль ярдәм чараларын күрсәтүгә гаризаларны эшкәртү һәм тормышка ашыру буенча эш алып барыла, — дип шәрехли республиканың Гаилә, хезмәт һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары Юрий Мельников. — Шулай ук балалы гаиләләргә социаль ярдәм чаралары буенча «Онлайн-калькулятор» кертелә, бу түләүләрне дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталы һәм дәүләт хезмәтләре региональ порталы аша билгеләү өчен гариза бирергә мөмкинлек бирәчәк».

Сүз берьюлы балалы гаиләләр өчен берничә пособиене билгеләү өчен бердәм документлар пакеты белән гаризаның унификацияләнгән формасын бирү турында бара:

- балага айлык пособие;

- күпбалалы гаиләләрнең аерым категорияләренә айлык пособие бирү;;

- бер үк вакытта ике һәм аннан да күбрәк бала туган гаиләләргә балаларга өч яшь тулганчы айлык балалар пособиесе бирү;;

- студентлар һәм аспирантлар, балалары булган гаиләләргә махсус социаль ярдәм күрсәтү;

—аз керемле гаиләләргә торак урыны һәм коммуналь хезмәт күрсәтүләр өчен түләү чыгымнарына айлык акчалата компенсация.

Проектны эшләүчеләр фикеренчә, әлеге проектны гамәлгә кертү һәм апробацияләү балалы гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтү чараларын күрсәтү өчен гражданнардан килгән мөрәҗәгатьләрнең санын елына 5 тапкырдан 1 тапкыр киметү, гариза бирү вакытын 75тән 15 минутка кадәр кыскарту; гаризаларны карау вакытын 55тән 15 көнгә кадәр кыскарту; социаль ярдәмнең аерым чараларына хокук билгеләү өчен кирәкле тапшырыла торган документлар (белешмәләр) санын киметергә; балалы гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтү чараларын күрсәтү сыйфатыннан канәгать булган гражданнар өлешен арттыру мөмкинлеге бирә.

Пилот проекты уңай нәтиҗә биргән очракта бу тәҗрибәне бөтен республика территориясендә тарату мәсьәләсе каралачак.

Автор:Гульфиза Хасбутдинова
Читайте нас: