Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
13 сентябрь 2021, 14:48

Балтачлылар колагына: эчкечелек бер кешенең генә проблемасы түгел...

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына караганда, спиртлы эчемлекләр куллану дәрәҗәсе Русия өчен милли куркыныч тудыра. 12-13 яшьтән егетләрнең өчтән бере һәм кызларның 20% ы, статистика нигезендә, көн саен яки көн аралаш градуслы эчемлекләр һәм сыра куллана.

Балтачлылар колагына: эчкечелек бер кешенең генә проблемасы түгел...
Балтачлылар колагына: эчкечелек бер кешенең генә проблемасы түгел...

 

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына караганда, спиртлы эчемлекләр куллану дәрәҗәсе Русия өчен милли куркыныч тудыра. 12-13 яшьтән егетләрнең өчтән бере һәм кызларның 20% ы, статистика нигезендә, көн саен яки көн аралаш градуслы эчемлекләр һәм сыра куллана.

Бөтенрусия аеклык көне Русиядә 11 сентябрьдә билгеләп үтелә. Бәйрәм 1913 елда, Рус Православие чиркәве аны бөек чиркәү башлыгы Иоанн Предтечи билгеләгәч, барлыкка килә. Советлар Союзында ул билгеләнмәде, традиция 2005 елда яңадан тергезелде.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына караганда, спиртлы эчемлекләр куллану дәрәҗәсе Русия өчен милли куркыныч тудыра. 12-13 яшьтән егетләрнең өчтән бере һәм кызларның 20% ы, статистика нигезендә, көн саен яки көн аралаш градуслы эчемлекләр һәм сыра куллана.

Бөтенрусия аеклык көне — ул сәламәтлек кыйммәтләре турында искә төшерү мөмкинлеге. Алкогольне чамадан тыш куллану җиңел диагностикалана торган, ләкин бик авыр дәвалануга бирелүче авыру дип санала. Эчкечелек бер кешенең проблемасы була алмый, ул бөтен әйләнә-тирәне җимерә: гаиләдә, коллективта үзара мөнәсәбәтләр, әйләнә-тирә мохит һәм гомумән җәмгыять аннан зыян күрә.

Табиблар шундый нәтиҗә ясаганнар: бер кеше дә алкогоик булам дип эчә башламый. Авыру организмда барган процессларның нәтиҗәсе. Бу аномаль процесслар, чөнки барлык эчүчеләрдә дә күзәтелми. Өстәвенә, күп эчә торган һәр кеше дә эчкечегә әверелми. Алкоголь сыра шешәсе тотып яки канауда аунап ятучы мәңге исерек хәлдәге кешегә охшамаган. Көндәлек тормышта алкоголикларның күбесе бик активлар, вакыт-вакыт җәмгыятьтә, квалификацияләре ягыннан кайвакыт коллегаларыннан өстенрәкләр дә. Эчкече — денатурат эчүчеләр түгел. Алкоголикларның өчтән бер өлеше беркайчан да сырадан башка берни дә эчмәгән кешеләр.Эчкече көн саен эчмәскә мөмкин, аларның яртысы диярлек вакыт-вакыт эчә, әмма чираттагы озайлы эчүдән соң аеклык чоры кыскара.

Бер сүз белән әйткәндә, эчкече үзенең эчкече булуын танырга теләми. Тик, шул ук вакытта, даими рәвештә, уңышсыз хәлдә, гаепне, намусны, телефон шалтыратканчы һәм закон хезмәткәре белән очрашканда курку хисе тоя. Кәефнең еш үзгәрүе, агрессия һәм усаллык, авыр көнчелек һәм шиклелек, үз-үзеңне кызгану, ялгызлык һәм кыенлык кичерү хисләре күзәтелә. Һәм, иң куркынычы, кеше йокламаска, эчү турында хыялга бирелеп, уянгач тагын эчү генә уйлап йөри башлый. Үз-үзеңне алдау мондый халәтнең чын сәбәбен күрергә мөмкинлек бирми. Эчкече фикеренчә, аның проблемаларының сәбәбе башка кешеләргә, булган вакыйгаларга һәм хәлләргә кагыла. Ул бу хәлләрне үзгәртергә карар итә, гимнастика белән шөгыльләнә, йөгерә, аерылыша, каядыр китә, эшен үзгәртә. Янә өйләнә, Иске урынга кайта, әмма җиңеллек җитми. Чөнки сәламәтлек, гаилә мөнәсәбәтләрендәге проблемалар, эштәге һәм закон белән бәйле низаглар шактый начарлана. Ахыр чиктә, боларның барысы да кешенең бирешүенә һәм табибка баруына китерә.

Соңгы 5 елда авыр алкоголь психозларының ешаюы күзәтелә, алкоголь деменцияләре, алкоголь эпилепсияләре еш очрый башлады.

Исәптә торучы пациентлар медицина характерындагы проблемалар белән генә түгел, ә социаль проблемалар белән дә очраша. Еш кына югары түләүле яхшы эшкә урнаша алмыйлар, аларга транспорт чаралары белән идарә итү  рөхсәт ителми, социаль элемтәләрне югалта, якыннары алардан баш тарта, суицидаль фикерләр еш туа.

Эчкечелек гадәт түгел, ә авыру. Гадәт аң белән контрольдә тотыла, аннан котылырга була. Организм агулану сәбәпле, алкогольгә һәвәслекне җиңеп чыгу кыенрак. Алкоголь кулланучы кешеләрнең 10 процентка якыны эчкечегә әйләнә. Алкоголиз — организмдагы психик һәм физик үзгәрешләр белән характерлана торган авыру. Эчкечелек түбәндәге схема буенча үсә:

Башлангыч фаза: исереклек, хәтер таркалу, аң "буталу". Кеше даими рәвештә спиртлы эчемлекләр турында уйлый, аңа җитәрлек дәрәҗәдә эчмәгән кебек тоела, ул «бурычка кереп» эчә, аның алкогольгә карата кызыксынуы арта. Әмма ул үз гаебен аңлый, спиртлы эчемлекләргә тартылу турында сөйләшүләрдән кача.

Тәнкыйть фазасы: алкогольнең беренче йотымыннан соң үзе артыннан контроль югалу. Эчкечеледә үзен зурга кую барлыкка килә. Аңарда агрессивлык үсә. Ул тирә-юньдәгеләрне үз бәла-казаларында гаепли. Аның озайлы эчү вакыты башлана, очраклы кешеләрне шешәдәшләре итә. Ул даими эштән китәргә мәҗбүр, спиртлы эчемлекләрдән башка әйбер белән кызыксынуны югалта.

Эчкечелекне дәвалау этаплап башкарыла:

Беренче чиратта авыруны хроник исереклек халәтеннән чыгару һәм абстинент синдромын куплау (бетерү) тора. Бу максатларда авыруларга тынычландыру йогынтысы ясаучы психотроп гамәлдәге төрле препаратлар кулланалар. Параллель рәвештә хроник алкоголизм аркасында килеп чыккан бозуларны бетерү буенча чаралар күрелә: витаминотерапия, бавыр функциясен торгыза торган чаралар, су-тоз балансын һәм микроциркуляцияне нормальләштерә торган препаратлар.

Алкогольгә бәйлелекне җиңеп чыгу һәм алкоголь куллануга кире йогынты ясау ысуллары белән ирешелә торган алкогольгә каршы көрәш булдыру —чираттагы бурыч. Әмма психотерапия ярдәмендә авыруны психологик тернәкләндерү аеруча зур әһәмияткә ия. Дәвалауның бу ысулы кешенең алкогольгә мөнәсәбәтен үзгәртү генә түгел, ә аны шәхес буларак та торгызу. Рецидивларны булдырмау өчен психотерапия курслары медикаментоз дәвалауны билгеләү белән бер үк вакытта үткәрелә.

Безнең ил өчен эчкечелек проблемасы бик актуаль. Авыруның этиологиясе һәм механизмнары өстәмә өйрәнүне таләп итә. Билгеле булганча, авыруны дәвалауга караганда кисәтү җиңелрәк, шуңа күрә бүгенге көндә нәтиҗәле түгел (80% рецидивлар), бу проблеманың сәбәпләрен бетерү таләп ителә. Спиртлы эчемлекләргә бәяләрнең артуы әлеге хәлдән чагыштырмача гади генә чыгу юлы булыр иде. Әмма бүгенге көндә спирт куллануга тыюлар, югары профилактик-агитация эшләре һ. б. мөһим социаль чаралар булып кала.

Гүзәл Шәймиева, табиб-психиатр-нарколог

Фото

Балтачлылар колагына: эчкечелек бер кешенең генә проблемасы түгел...
Балтачлылар колагына: эчкечелек бер кешенең генә проблемасы түгел...
Автор:
Читайте нас: