Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
9 июль 2021, 09:16

Радий Хәбиров: Бездә социаль пансионатларга ихтыяҗ зур

«Инвестсәгать» утырышында Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров өлкән яшьтәге кешеләр һәм инвалидлар өчен дәүләтнеке булмаган социаль пансионатлар җитәкчеләре белән очрашу уздырырга кушты. Анда мондый учреждениеләр эшчәнлегенең актуаль мәсьәләләре һәм аларга ярдәм итү чаралары турында фикер алышачаклар.

«Инвестсәгать» утырышында Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров өлкән яшьтәге кешеләр һәм инвалидлар өчен дәүләтнеке булмаган социаль пансионатлар җитәкчеләре белән очрашу уздырырга кушты. Анда мондый учреждениеләр эшчәнлегенең актуаль мәсьәләләре һәм аларга ярдәм итү чаралары турында фикер алышачаклар.
Республиканың Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова аңлатканча, Башкортстанда мохтаҗларга тулы канлы хезмәт күрсәтү өчен 250гә якын урын булдырырга кирәк.
«Инвестсәгать»тә катнашучылар шундый учреждениеләрнең берсе – Иглин районының Пушкин авылында 22 койка-урынга исәпләнгән социаль хезмәт күрсәтү пансионаты булдыруны хупладылар.
Проектның инициаторы – «Бәхетле мин «өлкән яшьтәге кешеләр өчен ял итү һәм карау үзәге» коммерцияле булмаган оешмасы директоры Надежда Погуляева сөйләвенчә, пансионатны урнаштыру өчен Горский урамындагы элекке мәктәп бинасын сайлаганнар. Анда реконструкция үткәрергә, җиһазлар һәм кирәк-яраклар белән җиһазландырырга кирәк.
Надежда Погуляева әлеге башлангычны концессия шартларында тормышка ашырырга тәкъдим итте. Кертемнәрнең гомуми күләме 10 млн. сум дип бәяләнә. Фикер алышу нәтиҗәләре буенча проект социаль хезмәтләр күрсәтүгә субсидия алачак.
— Бездә мондый учреждениеләргә ихтыяҗ зур. Әмма халыкның иминлеген тәэмин итү һәм алар өчен максималь уңайлы шартлар булдыру бик мөһим, — дип билгеләп үтте Радий Хәбиров. — Сентябрьдә без мондый пансионатлар җитәкчеләре белән киңәшмә уздырачакбыз, анда район башлыкларын чакырачакбыз. Мондый проектларга ярдәм итү чаралары турында фикер алышырга һәм аларны гамәлгә ашыру өчен туры килә торган бүлмәләр исемлеген билгеләргә кирәк.
Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас: