Социаль өлкә
27 Июля 2020, 06:15

Русиядә мохтаҗ гаиләләргә ярдәм итү өчен 18,5 млрд сум бүленәчәк

Министрлар Кабинеты 3-7 яшьлек балалары булган гаиләләргә өстәмә рәвештә 18,5 млрд сум бүлеп бирәчәк. Бу хакта җомга көнне хөкүмәт утырышында премьер Михаил Мишустин хәбәр итте. #ВладимирПутин

Добавить в предпочтительные источники Google
Министрлар Кабинеты 3-7 яшьлек балалары булган гаиләләргә өстәмә рәвештә 18,5 млрд сум бүлеп бирәчәк. Бу хакта җомга көнне хөкүмәт утырышында премьер Михаил Мишустин хәбәр итте.
"Бу, төбәккә карап, балага якынча 5,5 мең сум», - дип ачыклык кертте Министрлар Кабинеты башлыгы.
Искәртеп узабыз, әлеге түләүләр 1 июньнән дәүләт башлыгы Владимир Путин инициативасы белән бер кешегә уртача айлык керем яшәү минимумыннан артмаган гаиләләр өчен кертелгән иде.
2020 елда барлыгы 3 млн. га якын бала тәрбияләнүче гаиләләр мондый дәүләт ярдәме алачак. Моңа якынча 135,5 млрд. сум федераль акча юнәлтеләчәк, дип ассызыклады Мишустин.
Михаил Мишустин шулай ук программаны гамәлгә ашыру турында да хәбәр итте, аның буенча балалы, иң беренче чиратта — күп балалы гаиләләргә торак бәясенең 35% компенсациясе каралган.
«Хөкүмәт карары имзаланды, ул аларга акчаны эконом-класслы гына түгел, ә югары класслы торак сатып алу һәм төзү өчен дә кулланырга мөмкинлек бирә. Ел ахырына кадәр бу максатларга без 5 млрд. сум бирәчәкбез, бу 15 меңнән артык яшь гаиләнең фатир мәсьәләсен хәл итәргә ярдәм итәчәк», — диде Мишустин.
"Башинформ"