Социаль өлкә
15 Мая 2020, 11:26

Бала карау буенча түләү ике тапкырга арттырылачак

«Бердәм Русия» Дәүләт Думасына бала карау буенча түләүне ике тапкыр арттыру турында төзәтмәләр кертте.

Добавить в предпочтительные источники Google
«Бердәм Русия» Дәүләт Думасына бала карау буенча түләүне ике тапкыр арттыру турында төзәтмәләр кертте.
11 майда Президент Владимир Путин шундый йөкләмә бирде.
Бу хакта «Бердәм Россия» Генераль советы секретаре Андрей Турчак хәбәр итте.
"11 майда Президент Владимир Путин гражданнарга, барыннан да элек, коронавирус пандемиясе аркасында зыян күргән балалы гаиләләргә ярдәм итү буенча моңарчы күрелмәгән чаралар пакетын тәкъдим итте. „Бердәм Россия” баланы карау буенча айлык түләүнең минималь күләмен 3375 сумнан 6751 сумга кадәр арттыручы законнарга төзәтмәләр әзерләде һәм кертте. Әлеге чарадан эшләмәүче гражданнар, шул исәптән студентлар да файдалана ала. Нигездә, алар - яшь әниләр”, - диде Андрей Турчак.
Моннан тыш, партия тәкъдим иткән төзәтмәләрдә декрет ялы вакытында эшсез калучылар өчен түләүне 6000 сумнан 13503 сумга кадәр арттыру каралган. Арттырылган түләүләрне 1 июньнән-дәүләт хезмәтләре порталында гариза буенча алырга мөмкин булачак.
«Бердәм Русия» Генераль советы секретаре Андрей Турчак Дәүләт Думасы төзәтмәләрен карарга һәм аларны киләсе атна ахырында — 21 һәм 22 майда кабул итәргә планлаштыра, дип белдерде.