Социаль өлкә
13 Мая 2020, 07:02

Башкортстанда «Игелекле эшләр төбәге» конкурсына гаризалар кабул ителә

Башкортстанда «Игелекле эшләр төбәге» волонтерлыкка ярдәм итү буенча иң яхшы төбәк практикалары Бөтенрусия конкурсының төбәк этабына гаризалар кабул ителә башлаган. Конкурс «Мәгариф» милли проектының «Социаль активлык» федераль проекты кысаларында үткәрелә. #национальныепроекты; #нацпроекты; #региональныепроекты; #регпроекты; #нацпроектыБашкортостан

Башкортстанда «Игелекле эшләр төбәге» волонтерлыкка ярдәм итү буенча иң яхшы төбәк практикалары Бөтенрусия конкурсының төбәк этабына гаризалар кабул ителә башлаган. Конкурс «Мәгариф» милли проектының «Социаль активлык» федераль проекты кысаларында үткәрелә.
Конкурсның максаты-иреклелек хәрәкәтен үстерү өчен уңайлы мохит булдыру һәм волонтерларны күбрәк җәлеп итеп, социаль проблемаларны хәл итү, дип аныклаганнар БР Иҗтимагый палатасы матбугат хезмәтендә. Ел саен гариза бирү шартлары үзгәрә. 2020 елда ирекле ярдәмчеләр ярдәме белән гамәлгә ашырыла торган һәм кешеләргә файда китерә торган социаль проектлар игътибар үзәгендә.
Конкурста катнашу өчен коммерциячел булмаган, хөкүмәтнеке булмаган оешмалар, дәүләт һәм автоном бюджет учреждениеләре, шулай ук теркәлгән территориаль иҗтимагый үзидарә органнары гариза бирә ала.
Мәктәп һәм студентлар доброволецлыгы, эшкә сәләтле халык һәм өлкән яшьтәге гражданнар (56+) доброволецлыгы кысаларында проектлар карала. Эшчәнлек юнәлешләре төрле булырга мөмкин: халыкара волонтерлык чараларын уздырудан алып Сәламәтлек саклау, мәдәният, мәгариф, гражданлык-патриотик тәрбия, табигатьне саклау һ. б. өлкәләрдәге проектларга кадәр.
Конкурс берничә этапта үткәрелә.
2020 елның 24 маена кадәр конкурска гаризалар кабул ителә. 26 майдан 28 майга кадәр куелган таләпләргә туры килгән гаризаларны читтән торып экспертлар бәяләячәк, ә 29 майда җиңүчеләр игълан ителәчәк. Проектны финанслауның минималь күләме — 100 мең сум, максималь күләме — 1 миллион сум.
Нигезләмә таләпләре нигезендә әзерләнгән конкурс турындагы гаризаларны volonterbashkortostan@mail.ru электрон адресына "На Конкурс РДД" дигән тамга белән җибәрергә кирәк. Гариза бирү буенча консультацияләр +7 (347) 246-56-31 телефоны һәм volonterbashkortostan@mail.ru электрон адрес буенча үткәрелә.
Ирекле ярдәм күрсәтү буенча иң яхшы программаларны тәкъдим иткән төбәкләр 2021 елда проектларны тормышка ашыру өчен субсидияләр алачак.
Чыганак
Читайте нас