Балтач таңнары
+10 °С
Облачно
ВКонтакте
Телеграм
ОК
Яндекс-Дзен
Социаль өлкә
15 Августа 2019, 07:45
Балтачлылар хәйрия акциясендә катнаша ала
Белем көне алдыннан Русия Почтасы яңа социаль акция башлануын игълан итә. Аның барышында теләге булган һәр кеше уку кирәк-яраклары белән посылка әзерләп республика балалар социаль учреждениеләренә ярдәм күрсәтә ала.
Белем көне алдыннан Русия Почтасы яңа социаль акция башлануын игълан итә. Аның барышында теләге булган һәр кеше уку кирәк-яраклары белән посылка әзерләп республика балалар социаль учреждениеләренә ярдәм күрсәтә ала.
Һәр почта бүлекчәсендә әзер җыелмалар тупланган. Аңа дәфтәрләр, сурәт төшерү өчен альбом, акварель буяулар, ручка, карандашлар салынган. Кешеләргә сайлау мөмкинлеге булсын өчен төбәкнең социаль учреждениеләр исемлеге әзерләнгән. Аларга 1 сентябрьгә кадәр посылканы җибәрергә була.
Исемлектәгедән тыш, посылканы үзең теләгән башка балалар учреждениесенә дә җибәрергә мөмкин. Ул Русия Федерациясе территориясендә урнашкан булырга тиеш. Хәйрия җыелмасын почта бүлекчәсендә сатуда булган башка уку кирәк-яраклары белән тулыландырырга да була, ди чараны оештыручылар.
Русия Почтасының Башкортстандагы филиалы җитәкчелеге балалар социаль учреждениесендә тәрбияләнгән бер генә бала яки үсмер дә игътибардан читтә калмас, дип ышана. Ул игътибар һәм җылылыкны республикада яшәгән һәр кеше бүләк итә ала.
Фото Интернет челтәреннән
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Новости
12 Апреля 2024, 13:09
Российские пользователи столкнулись с мошенничеством в WhatsApp
Новости
22 Февраля 2024, 06:25
Балтач районында "Җиңү Салюты" фестиваленең беренче этабы тәмамлану алдында
Новости
22 Февраля 2024, 04:16
Нөркә авыл биләмәсе авылларында чын талантлар яши
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"