Балтач таңнары
+27 °С
Облачно
ВКонтакте
Телеграм
ОК
Яндекс-Дзен
Социаль өлкә
21 Июня 2019, 07:04
Бала тәрбияләгән өчен түләүләр артачак
2020 елның 1 гыйнварыннан уртача керемнәре ике яшәү минимумына тиң гаиләләр 10-11 мең сум алачаклар. Бу хакта туры элемтә барышында РФ Президенты Владимир Путин вәгъдә итте.
2020 елның 1 гыйнварыннан уртача керемнәре ике яшәү минимумына тиң гаиләләр 10-11 мең сум алачаклар. Бу хакта туры элемтә барышында РФ Президенты Владимир Путин вәгъдә итте.
1,5 яшьтән алып 3 яшькә кадәр балаларга пособиеләр турында сөйләгәндә ил башлыгы 50 сум пособиене эш бирүчеләр түләгәнлеген искә төшерде. "Бу 50 сумны түләргә эш бирүчеләрне мәҗбүр иттек. Алар ул вакытта (1994 елда) ук зур акча түгел иде, ә хәзер бу акчага бер әйбер дә алып булмый. Шуңа күрә соңгы вакытта хәл итү юлын эзләдек. Мин аны хәл тапык, дип саныйм: без аны керемнәренә бәйле 1,5 яшьтән алып 3 яшькә кадәр балалары булган гаиләләргә балага яшәү минимумы күләмендә түләячәкбез, - диде ул. – Тик бер мәсьәләне хәл итәсе калды: нинди гаиләләргә, нинди керемле гаиләләргә?"
Путин күптән түгел беренче сабыйлары туган гаиләләр өчен яңа яклау чарасы кертелүен хәтергә төшерде. Аның күләме төбәктәге балага билгеләнгән яшәү минимумына тиң. Ә ул, һәр төбәктә төрлечә.
Путин беренче балага акчаның турыга бюджеттан бүленүе турында әйтте, ә икенче балага, әгәр дә гаиләнең теләге булса, ул акчаны ана капиталыннан алырга була. Дәүләт башлыгы бу яклау чарасы гаилә кеременең төбәктәге эш яшендәге кереме 1,5 яшәү минимумына тиң гаиләләргә биреләчәге турында да әйтте.
#ВладимирПутин
Фото Интернет челтәреннән.
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Новости
12 Апреля 2024, 13:09
Российские пользователи столкнулись с мошенничеством в WhatsApp
Новости
22 Февраля 2024, 06:25
Балтач районында "Җиңү Салюты" фестиваленең беренче этабы тәмамлану алдында
Новости
22 Февраля 2024, 04:16
Нөркә авыл биләмәсе авылларында чын талантлар яши