Иске Балтач авылында урнашкан сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм үсмерләрне реабилитацияләү үзәге тәрбиячесе Айгөл Хәбирова шәхси тәҗрибәсен республика күләмендә кыю уртаклаша.
Үз урынын табар өчен кайберәүләргә беркадәр урау юллар үтәргә туры килә. Бүгенге героем да шулай. Айгөл Хәбирова Бөре дәүләт педагогия институтының (хәзерге БДУ филиалы) биология һәм химия факультетын тәмамлап туган районына эшкә кайткач хезмәт юлын үзәк район китапханәсенең абонемент бүлегендә китапханәче сыйфатында башлый. 2005 елда сәламәтлек мөмикнлекләре чикләнгән балалар һәм үсмерләрне реабилитацияләү үзәге ачылгач, шунда күчә. 2018 елда мәктәпкәчә яшьтәге балаларны тәрбияләү буенча кабат әзерлек курслары үтә.
—Шәхси тәҗрибәмнән чыгып шуны әйтә алам: тик балаларны сөю, үз эшеңне күңел салып башкару белән генә юлыңда очраган барлык кыенлыкларны җиңеп була. Мин үзем һәр баланың йөрәгенә үтеп керергә тырышам. Һәр бала талантлы, уникаль бит ул... — ди беренче категорияле тәрбияче Айгөл Мәүлитян кызы.
Үзе дә ике бала анасы Айгөл Хәбирова. Тормыш иптәше Әлфред Фәнил улы белән кыз һәм ул тәрбиялиләр. Икесенең ду табигый сәләтләрен ачып, аны арытабан үстерәләр. Балалар сәнгате мәктәбендә вокал, думбыра классларында шөгыльләнделәр, биюне үз итәләр, спорт белән дуслар.
Эшендә гел яңалыкка омтыла, алдынгы тәҗрибәләрне өйрәнә Айгөл Мәүлитян кызы. Республика күләмендә үткәрелгән төрле чараларга җитди әзерләнә, анда актив катнашып үз сүзен әйтә. 2017 һәм 2018нче елларда „Халыкны социаль яклау учреждениесенең яхшы хезмәткәре” исеменә һөнәри осталык буенча үткән республика конкурсында катнашты. „Халыкны социаль хезмәтләндерү өлкәсенең яхшы тәрбиячесе” исеменә номинациясендә 2017 елда республика Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгының, 2018 елда республика Хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Агымдагы елда да „Халыкны социаль яклау учреждениесенең яхшы хезмәткәре” исеменә үткән республика бәйгесендә катнашып „Социаль хезмәтләндерү учреждениесенең яхшы хезмәткәре” номинациясендә җиңү яулап Дипломга лаек булды. „Башкортостан” дәүләт концерт залында Социаль хезмәткәр көне уңаеннан тантаналы чара үтте. Җиңүчеләрне Башкортстанның Гаилә, хәзмәт һәм социаль яклау министры вазифасын башкаручы Юрий Мельников бүләкләде.
Эше катлаулы Айгөл Мәүлитян кызының. Ул эшләгән үзәккә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар килә. Кемдер начар ишетә. Берәүләре начар күрә, авыр хәрәкәтләнә, сөйләшә... Әмма алар барысы да тормышны яраталар. Алар киң күңлле, күңелләре тиз кителә. Шуңа да үз дөньяларына сирәкләргә генә юл ачалар.
—Аларның һәр көнен чагу төсләр белән баетырга, кызыклы, файдалы итәргә безнең көчебездән килә. Күп балалар өчен безнең үзәк — үзе турында белдерә алган, үз булган, дуслар тапкан, үзен башкалар белән тиң итеп күргән бердәнбер урын, — ди эшенең асылын аңлатты миңа героем.
Тәрбияче эшенең максаты да балага җәмгыятькә уңышлы яраклашу өчен шартлар тудыру (гадиләштереп әйткәндә, томышта үз бәхетен табуда булышлык итү). Һәм бүген үз тәҗрибәсеннән чыгып ул үсешендә ниндидер тайпылышлар булган балага даими рәвештә квалификацияле ярдәм күрсәтелгән очракта аның хәле күренеп яхшыруын билгели.
—Моңа, әлбәттә, бөтен коллектив бер булып эшләгәндә, берлектәге тырышлык белән генә ирешергә мөмкин. Безнең реабилитацияләү үзәге якты, җылы йортка әйләнде. Монда балалар үзләренә дуслар таптылар һәм табалар, үзләрен кирәкле кешеләр итеп тоялар. Чөнки без аларна көтеп алабыз, аларга, аларны борчыган проблемаларга һөнәри яктан һәм кешелекле, аңлы караш белән багабыз һәм һәрвакыт ярдәм итәргә әзербез!— ди үз билгеләнешен шушы катлаулы өлкәдә тапкан тәрбияче.
(Фотолар шәхси архивтан).