Социаль өлкә
7 Июня 2019, 07:03

Русиядә ана капиталы күләмен арттырачаклар

Русия Федерациясе вице-премьеры Татьяна Голикова 2020нче елда ана капиталының күләме артачагын раслады, ә конкрет сумма социаль-икътисади үсеш прогнозыннан соң билгеле булачагы турында әйтте.

Русия Федерациясе вице-премьеры Татьяна Голикова 2020нче елда ана капиталының күләме артачагын раслады, ә конкрет сумма социаль-икътисади үсеш прогнозыннан соң билгеле булачагы турында әйтте.
„Әйе, без ул турыда уйлаган идек”, — дип белдерде Голикова журналистларга Петербургта үткән халыкара икътисади форум барышында. Анда аңа ана капиталы күләмен 470 мең сумга җиткерүне сорап мөрәҗәгать иткәннәр иде.
„Социаль-икътисади үсеш прогнозыннан соң арттыру индексы билгеләнәчәк, шунда конкрет сумманы да атап булачак”, — дип тә өстәде ул.
Читайте нас