Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
16 Май 2019, 11:55

Яңа Балтачтан Гафурян Габдуллин туксан яшендә дә "Балтач таңнары"ннан аерылмый

„Балтач таңнары” гәзитенә еллык подписка рәсмиләштергән, квитанция күчермәләрен редакциягә юллаган абунәчеләр арасында „Атна саен-бүләк!” акциясенең чираттагы уеныныда Яңа Балтач авылыннан өлкән яшьтәге Гафурян бабай Габдуллинга бүләк — чәчәк вазасы төште.

„Балтач таңнары” гәзитенә еллык подписка рәсмиләштергән, квитанция күчермәләрен редакциягә юллаган абунәчеләр арасында „Атна саен-бүләк!” акциясенең чираттагы уеныныда Яңа Балтач авылыннан өлкән яшьтәге Гафурян бабай Габдуллинга бүләк — чәчәк вазасы төште.
Шушы көннәрдә Гафурян бабай бүләкне редакциядән килеп алды.
Күп фәһем бирде Гафурян бабай белән танышу безгә. Утыз елдан артык гомерен районның „Урал” колхозында механизатор эшенә багышлаган. Элекке „Урал” колхозының Почётлы колхозчысы.
—Өч ай укып кайтып көпчәкле ХТЗ тракторына утырган идем, бар гомерем „тимер ат”ны „йөгәнләп” үтте, —ди Гафурян бабай. — Хаклы ялга туктар елларымда Т-40 тракторында эшләдем. Алтмыш яшем тулып пенсиягә чыгар вакытым җиткәч тә 3 елга якын колхоз эшеннән аерылмадым. Авылдагы фермада терлекләргә су җылыттым. Бар гомерем хезмәттә үтте. Тыныч тормышта салган тырышлыгым күп медальләр белән билгеләнде. Берсен дә кешегә күрсәтеп, халык алдында масаеп йөрмәдем. Арада „Фидакарь хезмәт өчен” медале бигрәк тә кадерле...
Тормыш иптәше Мөхепьямал белән өч бала — бер кыз, ике ул тәрбияләп үстергән Габдуллиннар. Балалары барысы да читтә төпләнеп гомер кичерә. Һәркайсы ата-аналарына ярдәм игелек күрсәтеп яши.
Мөхепьямал әби 83нче яше белән бара, ә Гафурян бабайга август аенда 90 яшь тулачак. Гәзиткә ел саен еллык подписка рәсмиләштерә, аның һәр санын лупа ярдәмендә укып барырга тырыша, олы яшьтә булуларына карамастан, йортларында кош-корт асрап үз көннәрен үзләре күреп гомер кичерә.
—Танышларым турында язмаларны укып сөенәм, дөньядан киткәннәрне юксынып искә алам. Район, республика яңалыкларын шуннан белеп барам, — ди бабай. — Тормыш бигрәкләр рәхәт хәзер. Бар да җитеш. Безнең гомер үтте инде. Бераз яшәп булсын иде әле тагын да!
Гәзит укучылар арасында уен оештырылуга бик шат Гафурян бабай. Кешене исәпкә алу билгесе ул, ди һәм һәр райондашын урындагы басма белән дус булырга өнди.
Читайте нас: