Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
14 Май 2019, 17:28

Кайчан 2024 ел җитә инде?!

“Демография” дәүләт проектының бер максаты — өлкән яшьтәге гражданнарга ярдәм итү, аларның тормыш сыйфатын күтәрү.

“Демография” дәүләт проектының бер максаты — өлкән яшьтәге гражданнарга ярдәм итү, аларның тормыш сыйфатын күтәрү.
Проект кысаларында бик күп эшләр планлаштырылган, зур максатлар билгеләнгән. Әйтик, бүген профилактика тикшерүе, шул исәптән, диспансерлау пенсия яшендәге гражданнарның 20 процентка якынына гына үткәрелә. 2021 елга бу күрсәткеч — 39,4, 2024 елга 70 процент тәшкил итәргә тиеш.
Шуңа ярашлы, тагын да яңалыклар көтелә. Әйтик, бүген авырулары ачыкланса да, һәр ун пенсионерның алтысы гына диспансер күзәтүе астында тотыла. 2024 елда аларның 90 процентын шундый хәстәрлек көтә.
Быел пенсия алды яшендәге 1480 кеше һөнәри һәм өстәмә белем алачак, ә 2024 елга инде 8880 кеше шундый мөмкинлектән файдаланачак.
#национальные проекты
#нацпроектыБашкортостан
#нацпроекты
Чыганак: “Кызыл таң”.
Читайте нас: