Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
13 Май 2019, 13:18

Милли проект: безнең өлкәннәр актив

Башкортстан пенсия яше алдындагы кешеләрне кабаттан укыту, өстәмә белем бирү буенча Русиянең алдынгы 12 төбәге исәбенә кергән.

Башкортстан пенсия яше алдындагы кешеләрне кабаттан укыту, өстәмә белем бирү буенча Русиянең алдынгы 12 төбәге исәбенә кергән.
Бу хакта Русия Җәмәгать палатасында үткән “түгәрәк өстәл”дә белдергәннәр. Алдынгылар арасында шулай ук Пенза, Сарытау, Волгоград, Ростов, Омск өлкәләре, Ставрополь крае, Татарстан, Мордва, Кырым, Бүрят Республикалары бар.
"Роструд" мәгълүматлары буенча быел пенсия алды яшендәге 75 меңгә якын кеше яңа һөнәрләрне өйрәнүгә юнәлтеләчәк, моның өчен федераль казнадан биш миллиард сум чамасы финанс бүленгән.
Башкортстанда киләсе алты елда “Демография” милли проектының “Өлкән буын” төбәк проекты чикләрендә ел саен 1,5 мең өлкән яшьтәге кеше өстәмә белем алачак. Моның өчен елына якынча 108,8 миллион сум акса бүленәчәк.
Быел Русия Президенты Владимир Путин Федераль Җыелышка мөрәҗәгатьнамә белән чыгыш ясаганда милли проектларны тормышка ашыруга аеруча игътибар бүленәчәген, киләсе ел алар буенча беренче нәтиҗәләр ясалачагын белдергән иде: “Аларның юнәлешләре ил гражданнарының ихтыяҗын һәм өметләрен чагылдыра”.
#национальныепроекты;
#нацпроекты;
#региональныепроекты;
#регпроекты;
#нацпроектыБашкортостан;
#ВладимирПутин
Фото: zagorodnaya-life.ru
Чыганак: “Башкортостан”.
Читайте нас: