Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
30 гыйнвар 2019, 16:10

Аз тәэмин ителгән, күп балалы балтачлыларга Шамил Шәриповтан — “Балтач таңнары” гәзите

Чикләнгән җаваплылыктагы „Газпром Трансгаз Уфа” җәмгыяте генеральный директоры, республиканың Дәүләт Җыелышы — Корылтай депутаты Шамил Шәрипов районда яшәгән күп балалы, аз тәэмин ителгән, башкалар ярдәменә мохтаҗлык кичергән гаиләләргә әледән-әле хәйрия ярдәме күрсәтә.

Чикләнгән җаваплылыктагы „Газпром Трансгаз Уфа” җәмгыяте генеральный директоры, республиканың Дәүләт Җыелышы — Корылтай депутаты Шамил Шәрипов районда яшәгән күп балалы, аз тәэмин ителгән, башкалар ярдәменә мохтаҗлык кичергән гаиләләргә әледән-әле хәйрия ярдәме күрсәтә.
Шушы көннәрдә балтачлыларга тагын бер изгелек эшләде Шамил Госман улы. Районның төрле авылларында гомер кичергән күп балалы 16 гаиләгә „Балтач таңнары” гәзитенә еллык подписка рәсмиләштерүдә булышлык күрсәтте.
Без Иске Тимкә авылында яшәүче Эльза һәм Марат Хәбибрахмановлар гаиләсендә булдык. Йорт хуҗабикәсе Эльза белән читкә йөреп эшләүче Марат Хәбибрахмановлар алты бала тәрбияли. Өлкәннәре Артур Уфа шәһәрендә эшли, Унсигез яше тулган Алия Нефтекама шәһәрендәге колледжда пешекче-кондитер һөнәрен үзләштерә. Айнур — тугызынчы, Илсаф — икенче, Дамир беренче сыйныфта белем ала. Ике яшьлек Айгөл әнисе белән өйдә.
Эльза Кадим кызы 2018 елда „Ана даны” медале белән бүләкләнгән.
—Гәзиткә элек языла идек. Соңгы елларда балалар үсеп таралыша башлагач гаилә бюджеты кысылды. Район яңалыкларын сайттан укып беләбез. Үзебезгә күрсәтелгән ярдәм өчен рәхмәтлебез, — ди хуҗабикә „Бердәм Русия” партиясенең урындагы башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Сираевтан квитанцияне кабул итеп.
Йорт тулы мал-туар асрап, җәйләрен бакча, кош-корт үстереп яши Хәбибрахмановлар. Күп эштә кыз һәм уллары ярдәмләшә.
Ана капиталы акчасына авылда йорт сатып алганнар. Аны үз көчләре белән төзекләндергәннәр. Узган елда табигый газ ягулыгы белән җылыта башлаганнар, су үткәргәннәр.
—Бер зур теләгем бар, — диде Эльза Кадим кызы. — Автомобильгә идарә итү хокукына укыган яшьләр имтиханны Тәтешле районына барып бирергә мәҗбүр. Теркәү-имтихан төркемен үзебезнең районга кайтарсыннар иде.
Районның демография күрсәткечен яхшыртуга үз өлешен керткән Хәбибрахмановларның бу теләге киләчәктә тормышка ашсын иде.
Аида ХӘЙРТДИНОВА.
Читайте нас: