Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
28 гыйнвар 2019, 13:27

Авыл хуҗалыгында 30 ел хезмәт салган эшләмәүче пенсионерларга өстәмә түләүләр

Русия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан расланган Карар нигезендә, 2019 елның 1нче гыйнварыннан авыл хуҗалыгында 30 ел эшләгән, авылда яшәгән, эшләмәүче пенсионерларның страховка пенсиясенең билгеләнгән өлеше 25 процентка артты.

Русия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан расланган Карар нигезендә, 2019 елның 1нче гыйнварыннан авыл хуҗалыгында 30 ел эшләгән, авылда яшәгән, эшләмәүче пенсионерларның страховка пенсиясенең билгеләнгән өлеше 25 процентка артты.
Һәр яңалык халыкта күпсанлы сораулар тудыра. Районда әлеге үзгәреш кемнәргә кагылды? Шушы һәм башка сораулар белән Русия Пенсия Фондының Балтач районындагы идарәлеге начальнигы Кадим Нәгыйм улы СӘИТОВКА мөрәҗәгать иттек.
—Страховка пенсиясенең билгеләнгән өлеше (фиксированная выплата) 5334, 2 сумга тиң. Беренче гыйнвардан ул авыл җирендә яшәгән, 30 календарь ел авыл хуҗалыгында хезмәт салган кешеләргә 25 процентка арттырылды. Ул 1333,54 сум тәшкил итә. Районда шундый түләүләрне 1340 кеше ала. Әлеге вакытта исемлекне аныклау дәвам итә.
—Кадим Нәгыймович, исемлекне аныклау өчен кеше сезгә нинди документлар белән килергә тиеш?
—Пенсия Фонды карамагында булган пенсия түләүдә кулланылган кирәкле стаждан тыш, хезмәт кенәгәсенә язылмаган, әмма хезмәт еллары дәверендә авыл хуҗалыгы тармакларында эшләгән кешеләр, эшчәнлекләрен раслаган архивтан алынган өстәмә документлар китерә алалар.
Сораулар килеп туган очракта безнең идарәлек белгечләренә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
—Әгәр дә аныклау нәтиҗәсендә документлар пенсия түләү делосында авыл хуҗалыгында эшләгән стажны раслаган язулар булып та, кеше шул документы белән белгечләргә, әйтик, апрель аенда гына мөрәҗәгать итсә...
—Мондый очракта кешегә өстәмә гыйнвар аеннан итеп түләнә. Ә инде пенсия түләү делосында стажы җитмәү сәбәпле, өстәмә документлар китерә икән, өстәмә алдагы айдан түләнә башлый. (Мисал өчен, кеше башка төбәктә, элекке Союздаш Республика җирендә эшләгән булырга мөмкин һәм башка очраклар булырга мөмкин).
—Өстәмә түләүләр кагылган эшчәннәрнең исемлеге кайда китерелгән?
—“Страховая пенсия турында”гы Федераль законның 17нче статьясының 14нче өлешенә ярашлы, авыл хуҗалыгы производствосында эшләгән һөнәр, вазифа, белгечләрнең исемлеге китерелгән.
—Янә бер очракны карап үтәргә кирәктер, Кадим Нәгыймович. Әгәр пенсионерның пенсиясе бу категория өчен билгеләнгән яшәү минимумыннан түбән булса...
—Әгәр пенсионерның кереме (доход) яшәү минимумыннан түбән икән, ул шушы минимумга җиткереп федераль социаль түләү ала. 2019 елның 1нче гыйнварыннан ул 8645 сумга җиткерелде. Мисал өчен түбәндәге очракны карыйк: 2019 елның 1 гыйнварыннан пенсия күләме 7,05 процентка артты. Әгәр шушы сумма башка түләүләрне кертеп (хезмәт ветераны өчен түләүләр) артканнан соң 8645 сумнан ким икән, аңа федераль социаль түләү булачак. Икенче очрак: әгәр пенсионерның кереме федераль социаль түләүдән ким булып та, авыл хуҗалыгы стажы бар икән, ул пенсия суммасына кушылачак. Пенсия акчасы яшәү минимумыннан артса, бу очракта аңа федераль социаль өстәмә түләнми.
—Әңгәмәгез өчен рәхмәт.
Аида ХӘЙРТДИНОВА язып алды.
Читайте нас: