Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
14 гыйнвар 2019, 16:58

Тагын бәяләр күтәреләчәк

Тагын бәяләр күтәреләчәк

Быел азык-төлеккә бәяләр 8 процентка артачак.
Бәяләр февраль-март айларында ук күтәреләчәк.
2019 елның беренче кварталында азык-төлеккә бәяләр 8 процентка артачак, дип саный «Руспродсоюз» азык-төлек товарлары җитештерүчеләр һәм тәэмин итүчеләр ассоциациясе.
«Бу чорда бәяләр арту 8 процент, бәлки бераз күбрәк булыр дип көтәбез», — дигән «Руспродсоюз» вәкиле. Аның сүзләренә караганда, азык-төлеккә бәяләр февраль-март айларында ук күтәреләчәк.
Бу хәл НДС кыйммәтләнү, Үзәк банкның төп ставкалары үзгәрү, хакимиятләр һәм нефтьчеләр арасында килешү һәм башка факторлар аркасында килеп чыга, дип билгеләп үтә «Руспродсоюз».
"Кызыл таң" гәзите сайтыннан.
Читайте нас: