Тантанада катнашкан район Хакимияте башлыгы Илгиз Әхвәс улы белдерүенчә, бүген Иске Балтач авылы 93 процент газлаштырылган. Шул ук көнне яңа микрорайондагы бер йортка газ ягулыгы бирелде. Газүткәргечне төзүдә зур ярдәм күрсәткән кешеләргә, тантанада катнашкан чикләнгән җаваплылыктагы “Газпром трансгаз Уфа” җәмгыятенең генеральный директоры Шамил Шәрипов, Бөре шәһәрендәге “Газпром газораспределение Уфа” филиалы баш инженеры Валерий Байгазов, чикләнгән җаваплылыктагы “Благгазстрой” җәмгыяте директоры Фәнил Халиковка Илгиз Әхвәс улы рәхмәт сүзләре җиткерде.