Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
12 декабрь 2018, 13:58

2018 елда балалары тууга (уллыкка бала алуга) бәйле балтачлылар ай саен түләнә торган түләүләр турында боларны белергә тиеш

Гаиләдә беренче яки икенче сабый туганда билгеләнә торган түләүләргә нинди очракларда дәгъва итәргә була? Моның өчен түбәндәге шартларның үтәлүе мотлак:

Гаиләдә беренче яки икенче сабый туганда билгеләнә торган түләүләргә нинди очракларда дәгъва итәргә була? Моның өчен түбәндәге шартларның үтәлүе мотлак:
! Сез — Русия Федерациясе гражданины һәм даими шунда яшисез!
! 2018 елда сезнең беренче яки икенче сабыегыз туды (яки уллыкка бала алдыгыз)!
! Бала Русия Федерациясе гражданины!
! Бер кешегә исәпләгәндә гаилә керемегез 14247 сумнан артмый!
БЕРЕНЧЕ ҺӘМ ИКЕНЧЕ БАЛАГА ТҮЛӘҮЛӘР КҮЛӘМЕ —8892 СУМ.
КАЯ МӨРӘЂӘГАТЬ ИТӘРГӘ?
Беренче бала өчен билгеләнгән түләүне алыр өчен:
Халыкны социаль яклау республика үзәге дәүләт казна учреждениесе филиалы (бүлек филиалы)на (адресларын mintrudrb.ru һәм rcspn.mintrudrb.ru сайтларында белергә була:).
Икенче бала өчен түләүләр алырга:
Республика район һәм шәһәрләрендәге Пенсия фонды идарәләренең клиентлар белән эшләү хезмәтләренә (www.pfrf.ru)
Документларны шулай ук дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең „Минем документларым” дигән күпфункцияле үзәкләргә тапшырырга мөмкин (www.mfcrb.ru).
ӨЧЕНЧЕ ҺӘМ АННАН СОҢ ТУГАН БАЛАЛАРГА ТҮЛӘҮНЕ ТҮБӘНДӘГЕ ШАРТЛАР ҮТӘЛГӘН ОЧРАКТА АЛЫРГА БУЛА:
! Сез — Русия Федерациясе гражданины һәм даими шунда яшисез!
! 2018 елда сезнең өченче яки аннан соңгы сабыегыз туды (яки уллыкка бала алдыгыз)!
! Бала Русия Федерациясе гражданины!
! Бер кешегә исәпләгәндә гаилә керемегез Башкортстан Республикасы Хөкүмәте тарафыннан расланган балаларга исәпләнгән яшәү минимумы күләменнән артмый!
ӨЧЕНЧЕ ҺӘМ АННАН СОҢГЫ БАЛАГА ТҮЛӘҮЛӘР КҮЛӘМЕ —8993 СУМ.
КАЯ МӨРӘҖӘГАТЬ ИТӘРГӘ?
Халыкны социаль яклау республика үзәге дәүләт казна учреждениесе филиалы (бүлек филиалы)на (адресларын mintrudrb.ru һәм rcspn.mintrudrb.ru сайтларында белергә була).
Документларны шулай ук дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең „Минем документларым” дигән күпфункцияле үзәкләренә тапшырырга мөмкин(www.mfcrb.ru).
Башкортстан Республикасы Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы мәгълүматларына нигезләнеп Аида ХӘЙРТДИНОВА әзерләде.
(Фото Интернет челтәреннән).
Читайте нас: