Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
23 октябрь 2018, 12:10

Пенсия турында яңа закон: балтачлылар нәрсәләр белергә тиеш?

Русия Президенты гомумбилгеләнгән пенсия яшен акрынлап күтәрүне караган федераль законга кул уйды.

Русия Президенты гомумбилгеләнгән пенсия яшен акрынлап күтәрүне караган федераль законга кул уйды.
Законның максаты — пенсияләрнең инфляция дәрәҗәсеннән югары индексацияләү исәбенә тотрыклы үсешен тәэмин итү.
Безне нинди үзгәрешләр көтә?
2019—2028нче елларда ир-атларга пенсия яшен — 65, хатын-кызларга 60 яшькә кадәр акрынлап күтәрү.
Күчү чоры кемнәргә агыла?
Күчү чоры 1959—1963нче елларда туган ир-атларга һәм 1964—1968нче елларда туган хатын-кызларга кагыла һәм ун ел тәшкил итәчәк.
Әлеге пенсионерлар белән нәрсә булачак?
Бүгенге пенсионерлар үзләренә билгеләнгән барлык пенсия һәм социаль түләүләрне пенсия хокуклары һәм льготаларга ярашлы алачаклар. Аннан тыш, эшләмәүче пенсионерларга закон проекты пенсия күләменең озак срокка үсешен, шул исәптән, пенсияләр күләмен инфляция дәрәҗәсеннән сизелерлек югары дәрәҗәдә индексацияләүне гарантияли.
Ташламалардан файдаланучы кайсы категорияләрнең пенсияләре үзгәрешсез калачак?
Зарарлы һәм хәвефле производствода эшләүчеләр, радиацион һәм техноген һәлакәтләрдә зыян күргән гражданнар, социаль мотивлар һәм сәламәтлек торышлары буенча гомумбилгеләнгән пенсия яшеннән иртәрәк пенсия билгеләнгән кешеләрнең пенсияләре үзгәрешсез кала.
Законга ярашлы, пенсия яшен арттыру КАРАЛМЫЙ:
*хәвефле һәм зарарлы хезмәт шартларында эшләгән граджаннарга, хезмәт шартлары махсус бәһалау нәтиҗәләрендә билгеләнгән тарифлар буенча алар файдасына эш бирүче страх взнослары түли, шул исәптән, җир астында эшләүчеләр, зарарлы хезмәт шартларында һәм кайнар цехларда, авыр шартларда, тимер юлда, метроларда, тау эшләрендә, геология экспедицияләрендә, гражданнар авиациясе һәм очу-сынау составларында һ.б.эшләгәннәргә.
*Радиацион һәм техноген һәлакәтләр нәтиҗәсендә зыян күрүчеләргә.
*Пенсия яше шулай ук социаль мотивлар буенча вакытыннан алда билгеләнгән кешеләр өчен үзгәрми:
-Биш һәм аннан күбрәк балага гомер биргән һәм аларны 8 яшьләренә кадәр тәрбияләгән хатын-кызларга.
-Балачактан инвалид баланы 8 яшенә кадәр тәрбияләгән ата-анага, яки опекунга.
-Ике һәм аннан күбрәк балага гомер биргән хатын-кызларга, Себердә (Крайний Север) һәм аңа тиңләштерелгән районнарда тиешле хезмәт стажы булган хатын-кызларга.
-Крайний Северда һәм аңа тиңләштерелгән районнарда даими яшәгән, болан, балык үрчетүдә эшләгән, аучылык промыселында көч салган кешеләргә.
-Гипофизар нинизм һәм карлик (лилипутлар) авырулары булган гражданнарга.
-Хәрби травма нәтиҗәсендә инвалид булып калган кәм күрү сәләтен югалткан беренче төркем инвалидларына.
Кадим СӘИТОВ, Балтач районындагы Пенсия фонды идарәлеге начальнигы.
Читайте нас: