Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
14 сентябрь 2018, 11:52

Интернет-бәйгедә катнашкан балтачлы Артём Моренковка бәхет елмайды

Илебездә игълан ителгән Ирекмән елына багышланган „Яхшы эшләр башкарырга ашыгыгыз!” дигән фотоэшләр Республика бәйгесенә йомгак ясалды.

Илебездә игълан ителгән Ирекмән елына багышланган „Яхшы эшләр башкарырга ашыгыгыз!” дигән фотоэшләр Республика бәйгесенә йомгак ясалды.
Анда республика Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы карамагындагы гаиләләр һәм балаларны социаль хезмәтләндерү дәүләт бюджет учреждениеләренә караган балалар һәм үсмерләр социаль приютлары бүлекчәләрендә тәрбияләнүчеләр катнашты.
Чара үсеп килүче буын вәкилләре арасында ирекмәннәр хәрәкәтен үстерү һәм популярлаштыру; башкалар ярдәменә мохтаҗларның проблемаларын хәл итүдә ярдәм күрсәтүгә җәлеп итү; балалар һәм үсмерләрне социаль әһәмитякә ия чараларда күбрәк катнаштыру; балалар, үсмерләр, аларның ата-аналары өчен ышаныч телефоны һәм социаль челтәрләрдә актуаль булган психологик проблемалар буенча файдалы информация турында мәгълүматны арттыру максатыннан чыгып оештырылды һәм алга шундый бурычлар куйды.
Бәйгедә республика социаль приютларның 12 бүләкчәсе катнашты, 25тән артык эш „БӘЙЛӘНЕШТӘ” социаль челтәрендәге „Компас” балалар ышаныч телефоны” төркеменә куелды.
Интернет-бәйге йомгаклары буенча түбәндәге фотоэшләр иң күп „лайк”лар җыйды:
Изабелла Чабина, республиканың Дүртөйле районындагы Төньяк-көнбатыш „Гаилә” районара үзәге дәүләт бюджет учреждениесе балалар һәм үсмерләр өчен социаль приют бүлекчәсендә тәрбияләүче;
Анастасия Михайлова, республиканың Зианчура районындагы Төньяк-көнбатыш „Гаилә” районара үзәге дәүләт бюджет учреждениесе балалар һәм үсмерләр өчен социаль приют бүлекчәсендә тәрбияләүче;
Артём Моренков, республиканың Балтач районындагы Төньяк-көнбатыш „Гаилә” районара үзәге дәүләт бюджет учреждениесе балалар һәм үсмерләр өчен социаль приют бүлекчәсендә тәрбияләүче.
Барлык җиңүчеләрне котлыйбыз!
Беренче сентябрь көнне җиңүчеләргә Уфа шәһәрендәге „Планета” сәүдә-күңел ачу үзәгендә дипломнар тапшырылды, үзәк буйлап экскурсия оештырылды.
Монда балалар ирекмән ролен башкарудан кичергән тәэсоратларын уртаклаштылар.
Тәрбияләнүчеләр зур канәгатьлек, көтелмәгән сюрпризлар һәм истәлекле бүләкләр алдылар.
Бүләкләр өләшеп балаларның сөенечен арттырган, сюрпризларга бай ял көне бүләк иткәне өчен „Планета” сәүдә-күңел ачу комплексы директоры Святослав Щербуновка барыбыз да рәхмәтле.
Ләйсән БӘДРИЕВА, Югары Карыш авылындагы приют бүлекчәсе мөдире.
Читайте нас: