Балтач таңнары
-21 °С
Болытлы
9 май - Җиңү көне
Яндекс-Дзен
ВКонтакте
Телеграм
ОК
Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
23 август 2018, 13:00
Үзгәрешләр – пенсионерлар файдасына
Республиканың “Кызыл таң” гәзите сайты хәбәр итүенчә, Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев “Бердәм Русия” партиясенең Генеральный советы һәм Фракция җитәкчеләре советының берлектәге утырышында катнашты. Анда пенсия системасын камилләштерү буенча тәкъдимәр тикшерелде.
Республиканың “Кызыл таң”гәзите сайты хәбәр итүенчә, Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев “Бердәм Русия” партиясенең Генеральный советы һәм Фракция җитәкчеләре советының берлектәге утырышында катнашты. Анда пенсия системасын камилләштерү буенча тәкъдимәр тикшерелде.
Константин Толкачев сүзләренә караганда, утырышта Русия Конституциясе тарафыннан гарантияләнгән дәүләт пенсия тәэминатын бетерү турында бернинди дә фикер алышу булмавын һәм булмаячагы билгеләнгән.
– Анда зур күләмдәге закон башлангычлары турында сүз барды. Арытаба аларны системага салып, бердәм документка берләштерү күзаллана. Асылда исә бу – “Пенсия кодексы”, – диде парламент Рәисе.
Константин Толкачев билгеләвенчә, гамәлдәге салым ташламалары, айлык түләүләр, торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләрен, җәмәгать транспортында йөрүне, дарулар сатып алуны компенсацияләү һәм башка ярдәм чаралары, элеккечә, ир-атларга – 60 яшьтән, хатын-кызларга 55 яшьтән бирелә башлый.
Тәкъдимнәр арасында – пенсия яшенә җитеп килүче хезмәткәрләргә түләүле өстәмә ял бирү һәм ел саен түләүсез диспансерлау үтү мөмкинлеге бирү дә бар. Пенсия взносларын түләмәгән яисә тулысынча түләмәгән эш бирүчеләр өчен җәзаны катгыйлату тәкъдиме дә булды. Документка, шулай ук, Федерация Советы әгъзаларына һәм Дәүләт думасы депутатларына пенсия ташламаларын бетерү турындагы тәкъдим дә кертелде.
– Пенсия реформасының төп бурычы – пенсионерлар керемен, аларның тормыш дәрәҗәсен арттыру, – диде Константин Толкачев.
Читайте нас в
Редакцияне сайлау
Новости
6 октябрь , 18:45
В Калмыкии выявлена колбасная продукция, зараженная вирусом африканской чумы свиней
Новости
31 октябрь , 13:20
Балтач районында геобилгеле туристик нокта барлыкка киләчәк
Новости
31 октябрь , 16:57
Балтачевцы стали лауреатами и дипломантами республиканского конкурса
Новости
30 октябрь , 19:46
Балтачта җәяүлеләр светофорга ник буйсынмый?