Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
16 август 2018, 18:04

Балтач районы җитәкчелеге Югары Карыш авылындагы социаль приютка хәйрия ярдәме күрсәтте

Бүген Балтач һәм Мишкә районнары авылларыннан җыелган 14 бала тәрбияләнгән Югары Карыш авылындагы социаль приют тормышында янә бер истәлекле вакыйга шаһитлары булырга туры килде.

Бүген Балтач һәм Мишкә районнары авылларыннан җыелган 14 бала тәрбияләнгән Югары Карыш авылындагы социаль приют тормышында янә бер истәлекле вакыйга шаһитлары булырга туры килде.
Бирегә район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев җитәкчелегендә район Хакимияте вәкилләре хәйрия ярдәме күрсәтеп, балалар һәм үсмерләрнең куанычын арттырды.
—Җәй башында бер чарада катнашканда без сезгә кабат килергә вәгъдә биреп таралышкан идек. Сүзебездә тордык, менә кабат очраштык. Сезгә тагын да яхшырак уңайлыклар булдыру максатыннан стенка бүләк иттек, татлы күчтәнәчләр алып килдек. Тырышып укыгыз, тәрбиячеләрне тыңлагыз, җәмгыятькә файда китерә торган кешеләр булып үсегез, — диде Илгиз Әхвәс улы балаларга мөрәҗәгать итеп. Һәм кунаклар һәр балага татлы күчтәнәчләр өләштеләр.
Балалар, үз чиратында хор белән рәхмәт белдерделәр, приюттагы тормышлары — түгәрәкләрдә шөгыльләнүләре, велосипедта йөрүләре, тәрбияче апаларына ярдәм итүләре турында хәбәрләрен уртаклаштылар, үз куллары белән эшләгән бүләкләрен тапшырдылар.
—Безгә мондый хәйрия ярдәме бик урынлы. Без бик шат. Стенкалы булу балаларның күптәнге хыялы иде. Аның үлчәмнәрен, сызымнарын үзебез заказ биреп эшләттек. Ял бүлмәсенә урнаштырдык. Бүлмә тагын да күркәмләнеп китте. Балалар көннәрен шушы бүлмәдә үткәрәләр. Бәйрәмнәр, төрле чараларга шушында җыелабыз, бу безгә зур бүләк, рәхмәт барыгызга да! — диде приют мөдире Ләйсән Бәдриева.
Хушлашыр алдыннан Илгиз Әхвәс улы янә балаларга мөрәҗәгать итеп нинди мохтаҗлыкларыбулуы турында кызыксынды.
—Безгә берни дә кирәк түгел, — диде сагыш тулы карашлы кыз һәм малайлар.
Биредә барлык шартлар да булдырылган. Бала күңеле сусаган ата-ана назын, алар җылысын башка бер нәрсә дә алыштыра алмый, күрәсең...
Аида ХӘЙРТДИНОВА.
Читайте нас: