Русиядә социаль яклау системасының 100 еллыгы һәм Социаль хезмәткәр көне уңаеннан районның социаль яклау өлкәсендә эшләп хаклы ялга туктаган хезмәт ветераннары, элекке һәм бүгенге көндә тармак эшчәнлегенең бар җаваплылыгын иңнәренә йөкләп уңышлы башкарган җитәкчеләр, хезмәткәрләр бәйрәмгә җыелды.
Гасырга тиң тарихка ия тармак илебездә барган төрле реформалар нәтиҗәсендә үзгәрешләр кичерсә дә, аның төп функциясе сакланып калган. Ул — мохтаҗларга ярдәм кулы сузу. Бүген биш төрле оешма районыбызда шушы изге һәм кирәкле хезмәтне башкара.
Иске Балтач авылындагы „Балтач” кафесында үткән бәйрәмгә район Хакимияте башлыгының социаль һәм кадрлар мәсьәләләре буенча урынбасары Фирдәвис Рәхимов килгән иде. Ул район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушевның котлауларын җиткерде һәм катлаулы хезмәттә хезмәт салган барлык ветераннарны, хезмәткәрләрне котлады, ихлас теләкләрен җиткерде. Озак еллар дәвамында тырышлык салган уңганнарга республика Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы, район Хакимиятенең Мактау грамоталарын тапшырды.
Районда шушы системаның үсеше күп шәхесләр исеменә бәйле. М. Яппарова, Т. Гарипова, Н. Хөснуллина, В. Имамова, Р. Хәйртдинов, Р. Дәүләтханов, Ә. Нәбиева, Ф. Сираева һәм башкаларны балтачлылар онытмыйлар Озак еллар дәвамында районның халыкны социаль яклау бүлеген җитәкләгән Асия Әхмәтшина, шушы өлкәгә кураторлык иткән район Хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Клара Локманова котлап чыгыш ясадылар. Үткәннәрдәге истәлекләрне барладылар, бер көч булып тупланып уртак йөкне иңнәрендә тарткан хезмәттәшләренә рәхмәт белдерделәр.
2005 елда районда сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм үсмерләрне реабилитацияләү үзәге ачылды. Аны ачу тантанасы ул еллардагы РФ Саулык саклау һәм социаль үсеш министры М. Зурабов һәм республика җитәкчелеге катнашлыгында Балтач җирендә сәламәтлек саклауны үстерү мәсьәләләре буенча күчмә совет утырышы үткән көнгә туры килде. Шушы җаваплы мәлдән 2017 елга кадәр районның халыкны социаль яклау бүлеген Венария Глимҗанова җитәкләде.
Башкортстан Республикасы Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы „Халыкны социаль яклау учреждениесенең иң яхшы хезмәткәре” исеменә үткәргән конкурста катнашып Нефтекама шәһәренең сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм үсмерләрне реабилитацияләү үзәге Балтач филиалы мөдире Илгиз Рәхимҗанов „Халыкны социаль яклау учреждениеләре арасында иң яхшы структура подразделениесе җитәкчесе” номинациясендә җиңеп, Диплом белән, филиал тәрбиячесе Айгөл Мәүлетҗан кызы Хәбирова Министрлыкның Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Бәйрәмдә катнашкан Илгиз Рәхимҗанов хезмәттәшләрен котлап җылы теләкләрен җиткерде. Котлауларны „Изге уй” коммерция булмаган автономлы оешма” халыкны социаль хезмәтләндерү үзәге директоры Фәридә Гәрәйшина, „Гаилә” төньяк районара үзәгенең Балтач районындагы бүлекчәсе начальнигы Эльмира Гарифуллина, Югары Карыш авылындагы балалар һәм үсмерләр өчен социаль приют мөдире Ләйсән Бәдриева, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры Сергей Биктубаев дәвам итте.
Район мәдәният сарае үзешчәннәре бәйрәмне үзенчәлекле сценарий буенча алып барды, шушы өлкәдә хезмәт салган ветераннар һәм бүгенге эшчәннәр адресына музыкаль номерлар юллады. Бәйрәмгә җыелган социаль хезмәткәрләр үзләре дә читтә калмады. Хезмәттәшләрен котлап моңлы җырлар, дәртле биюләр бүләк итте.
Ветераннар очрашып, күрешеп, артта калган яшьлек елларындагы истәлекләрне яңартып, яшьләр фәһем алып таралышты зур чарадан.