Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
17 Май 2018, 12:14

Июньдә башкортстанлыларны Русия көне, Ураза бәйрәме уңаеннан озайлы яллар көтә

Июньдә республика халкын 12 июньдә — Русия көнен һәм 15дә Ураза бәйрәмен билгеләү уңаеннан озайлы яллар көтә.

Июньдә республика халкын 12 июньдә — Русия көнен һәм 15дә Ураза бәйрәмен билгеләү уңаеннан озайлы яллар көтә.
2018 елда Русия көне сишәмбегә туры килә. Шуңа күрә Русия хөкүмәте озайлы ялларны тәэмин итү өчен шимбә 9 июньдәге ял көнен дүшәмбе 11 июньгә күчерү турында карар кабул итте.
Аңа ярашлы, Русия көненә бәйле ял көннәре быел 10 июньнән 12сенә кадәр давам итә.
Ике эш көненнән соң Башкортстан халкын Ураза бәйрәме көтә, быел ул җомгага, 15 июньгә, туры килә.
Республика хөкүмәте карарына ярашлы, 15 июнь Башкортстанда бәйрәм көне дип игълан ителгән. Шулай итеп, биш көнлек эш атнасында республикада яшәүчеләр тагы өч көн рәттән – 15 июньнән 17сенә кадәр ял итә ала, дип ачыклык керттеләр республиканың Хезмәт министрлыгында.
9 һәм 14 июньдә эш көне бер сәгатькә кыскартыла.
Чыганак: “Башинформ”
Читайте нас: