Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
6 апрель 2018, 16:46

Югары Карыш балалар һәм үсмерләр приютында сыерчыклар кайтуын көтәләр

Күчмә кошларның туган якларына кайтуын көткән көннәрдә Югары Карыш балалар һәм үсмерләр приютында “Кошларның йолдыз сәгате” дип аталган тематик кичә оештырганнар.

Балалар “Безнең төбәк кошлары” темасы буенча белемнәрен күрсәткән. Табышмакларга җавап тапканнар. Кроссворд биремнәрен үтәгәннәр. Кошлар турында әйтемнәрне, алар белән бәйле сынамышларны да искә төшерергә туры килгән.
Кичә ахырында балалар приют тирәсендәге агачларга сыерчык умарталары элгәннәр. Приютта тәрбияләнүчеләр барысы да кошлар дөньясын саклау ягында, дип хәбәр итә чыганак..
Читайте нас: