Өлкән буын вәкилләренең вакытын һәм ялын файдалы итүгә юнәлтелгән “өченче буын университеты” программасы районда уңышлы рәвештә тормышка ашырыла. Шушы программа чикләрендә дүрт дистә өлкән буын вәкиле «Яшьлек” физкультура- савыктыру комплексында спорт белән шөгыльләнү мөмкинелегенә ия булды.
—Яшь чакта вакыт җитми. Кайдадыр кабаланып дөнья куабыз. Ә өлкәннәр өчен бергә җыелышып аралашу үзе зур бәйрәм. «Тәнебез физик яктан сәламәтләнсә, күңелләребез рухи яктан баеды”, —диләр өлкән яшьтәге апалар. Уртак максат араларын тагын да якынайткан.Егермешәр кешедән торган ике төркем тупланган. Күнегүләр башкару, бассейнда йөзү алар өчен үтә дә мавыктыргыч. Тренер Фәнүзә Вәлинурова җитәкчелегендә һәр төркем 20шәр сәгать фитнес белән шөгыльләнә. Дәртле музыка астында биюләр, хәрәкәтләр, төрле күнекмәләр башкару, тренажёр залда күнекмәләр ясау боларны барысын да зур җитезлек белән башкара алар. Yтә дә актив гүзәл зат вәкилләре бирегә җыелган. Нибары ике ир-егет Вил Рәҗәпов һәм Рифкать Хәмәтовлар алар белән бергә шөгыльләнә. Бертуганнар Асия һәм Зилә Вәлинуровалар, Альфира Әхмәтова һәм Клара Локъманова бирегә зур теләк белән йөргәннәрен бәян иттеләр.
Суда йөзү шулай организм өчен үтә дә файдалы. Йөзәргә белмәгән Әминә Гафарова, Зилә Шәгаповалар бу шөгыльгә биредә өйрәнгәннәр. Фларида Яхина хәтта трамплиннан да сикерә икән. Скандинавлаарча да йөри алар. ГТО нормаларының 9,10 һәм 11 баскычларын тапшырганнар. Нэлли Шакирова, Фәрдүнә Заирова, Лилия Хәйруллина, Әминә Гафарова, Лилия Фазылбәкова, Клара Лукманова, Венера Солтаншина, Вил Рәҗәпов, Рәзифә Нигамәтҗанова, Асия Әхмәтшина, Ирина Хәйруллиналар ГТО нормаларын алтын билгеләренә тапшырганнар. Пневматик винтовкадан атышу бәйгесе 55 яшьтән алып 60 яшьтәгеләр арасында үткәрелгән. Алсу Исламова, Венера Солтаншина, Әлфинә Сәгъдиевалар иң мәргәннәре булып танылганнар. Араларында шпагатка утырганнары, суда үзенчәлекле күнекмәләр башкарганнары хәйран калдырды.
—Мондый мөмкинлек тудырганы өчен халыкны социаль яклау бүлеге начальнигы Венария Глимҗановага, шулай ук Клара Лукмановага, Асия Әхмәтшинага активлыфк күрсәткәннәре өчен чиксез рәхмәтлебез. Биредә йөри башлагач күңелләребез генә түгел тәннәребез дә яшәргән сыман, —диләр “Өченче буын университеты” курсын үтүчеләр, чаралардан канәгать булып.
Өйдә ялгызың гына күнегүләр үткәрү, әлбәттә, күңелсез. Бергә булуга берни җитми. өлкәннәрнең күңелле ыгы-зыгысыннан, балалардай “мәш” килүләреннән бу көннәрдә “Яшьлек” физкультура-савыктыру комплексы умарта күчен хәтерләтә.