Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
2 март 2018, 11:45

Балтачлылар балалар “Ышаныч телефон”на мөрәҗәгать итә ала

6 март көнне балтачлылар балалар мәсьәләре буенча “Ышаныч телефоны” телефонына шалтырата ала.

Балалар “ышаныч телефоны” – балаларга һәм яшсмерләргә психологик ярдәм күрсәтү хезмәте. Тормышта авыр хәлдә калган балалар һәм үсмерләр, һәм андыйларның ата-аналарыө ярдәм, киңәш сорап бу хезмәткә аноним рәвештә мөрәҗәгать итә ала.
Гомумроссия балалар ышаныч телефоны- 8-800-2000-122 тәүлек әйләнәсе эшли. Бу телефонга консультатив-психолгик ярдәм кирәк булганда, шулай ук балаларны рәнҗетү һәм башка очракларга бәйле мәсьәләләр буенча шалтыратырга мөмкин.
6 март көнне Балтач районында да балалар “ышаныч телефоны” эшли. Бу көнне 9:00-12:30 һәм 14:00-17:30 сәгатьләрдә (34753) 2-10-88 телефонына шалтыратып балтачлылар борчыган мәсьәләләрен ачып сала ала.
Сорауларга Балтач район Хакимиятенең опека һәм попечительлек секторы Гөлфирә Харис кызы Хәйруллина җавап бирәчәк.
Читайте нас: