Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
19 февраль 2018, 16:33

Югары Карыш авылындагы социаль приют ачылуга —15 ел

2003 елның февралендә, Югары Карыш авылындагы балалар бакчасы базасында ачылган балалар һәм үсмерләр өчен социаль приютның унбиш еллыгы уңаеннан юбилей чарасы үтте.

2003 елның февралендә, Югары Карыш авылындагы балалар бакчасы базасында ачылган балалар һәм үсмерләр өчен социаль приютның унбиш еллыгы уңаеннан юбилей чарасы үтте.
Анда Тәтешле районында урнашкан Башкортстан Республикасының „Гаилә” төньяк районара үзәге дәүләт бюджет учреждениесе директоры урынбасары Екатерина Муллаярова, район бүлекчәсенең элекке директоры, аны төзекләндерүгә, материаль базаны ныгытуга күп көч салган Зәлифә Мәгъзүмова, приютның беренче директоры Фәнис Шәймөхәмәтов, приютны ачуга әзерләүдә зур ярдәм күрсәткән, районның халыкны социаль яклау бүлеге начальнигы Асия Әхмәтшина, ун ел дәвамында приют директоры булып эшләгән Шамил Хаҗиев, приютта эшләгән ветераннар исеменнән Фәния Шәймөхәмәтова һәм башкалар чыгыш ясадылар, истәлекләрне хәтерләрендә яңарттылар
Тормышта катлаулы хәлләрдә калган гаиләләрдә тәрбияләнгән балалар һәм үсмерләрне вакытлыча яшәтү, укыту, тәрбияләүгә махсуслашкан учреждение аша шушы вакыт эчендә төрле районнардан 526 бала үткән.
—Шуларның 292се үз өйләренә кайтарылды, 82се опекунлыкка бирелде, 34е балалар йортларына урнаштырылды. Әлеге көндә Балтач, Борай, Мишкә, Тәтешле районнарыннан төрле яшьтәге 18 бала тәрбияләнә. Учреждениенең медицина һәм педагогия юнәлешләрендә эшләргә лицензияләре бар. Бездә категорияле тәрбиячеләр эшли. Өч хезмәткәребез республика Хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнгән, — дип приют мөдире Ләйсән Бәдриева үзенең чыгышында шундый мәгълүматлар китерде.
(Тулырак язманы „Балтач таңнары” гәзитендә укый аласыз).
Читайте нас: