Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
12 февраль 2018, 17:49

Башкортстан, Русия буйлап кемнәр сәяхәткә чыга ала?

Республика Хөкүмәте узган елда республикада эчке һәм тышкы туризмны үстерү буенча дәүләт программасын раслау турында карар кабул итте.

Республика Хөкүмәте узган елда республикада эчке һәм тышкы туризмны үстерү буенча дәүләт программасын раслау турында карар кабул итте.
Карар 2018 елның 1нче гыйнварыннан көченә керде. Бу документ нәрсәләрне үз эченә ала, анда каралган мөмкинлекләрдән кемнәр файдаланырга хокуклы? Шушы һәм башка сораулар белән республика халыкны социаль яклау үзәге дәүләт учреждениесенең
Бөре шәһәре һәм Бөре районы буенча филиалының Балтач районындагы бүлеге начальнигы Венария Әсхәт кызы ГЛИМҖАНОВА белән сөйләштек.
—Югарыда телгә алынган программа дүрт бәләкәй программаны үз эченә ала:
*республика җирлегендә туристик-рекреацион кластерлар булдыру һәм аларны үстерү;
*Башкортстанда туристик продуктны булдыру һәм аны эчке, шулай ук дөнья туристик базарына чыгару;
*республикада туризмны үстерү һәм аның социаль ролен көчәйтү;
* республикада эчке һәм тышкы туризмны үстерү буенча дәүләт программасын тормышка ашыруны тәэмин итү.
Программаның максаты һәм бурычларына килгәндә, туристик хезмәтләрне пенсия яшендәгеләр, инвалидлар, балалар йортларында тәрбияләнүчеләр файдаланырлык итү; шушы категория гражданнарга ял һәм сәяхәт итү өчен тиешле шартлар булдыру.
Программа 2018-2023 елларга исәпләнгән.
—Венария Әсхәтовна, бу программада кемнәр катнашырга хокуклы?
—Программада Башкортстанда яшәгән һәм пенсияләренә “Дәүләт социаль ярдәм турында”гы Федераль законда каралган социаль өстәмәне алучы гражданнар катнаша ала. Аерым алып караганда: пенсия алуга хокуклары булган 60 яшькә җиткән ирләр һәм 55 яшьтән өлкән хатын-кызлар; законлы рәвештә инвалид булып танылганнар, шул исәптән:
*коляскада утырган инвалидлар;
*инвалид балалар;
*күрү сәләтен югалткан беренче группа инвалидлар.
Шулай ук коляскада утырган, күрү сәләтен югалткан беренче группа инвалидларны озатып йөрүчеләр программада катнашучы булып саналалар.
—Программада катнашырга теләк белдерүчеләрнең путёвка хаклары түләнәме?
—Программада катнашырга теләк белдерүченең социаль маршруты нинди булуга карамастан, бер путёвкага 8000 сум күләмендә туристик путёвка бәясенең өлеше бюджет акчалары исәбенә түләнә.
Коляскада утырган, инвалид балалар, күрү сәләтен югалткан беренче группа инвалидлар, аларны озатып йөрүчеләрне кертеп, туристик путёвка бәясенең өлеше бер путёвкага 12 000 сум күләмендә субсидияләнә.
—Путёвкалар белән чираттан тыш тәртиптә кемнәр тәэмин ителә?
—Туристик путёвкалар белән чираттан тыш Бөек Ватан сугышында катнашкан ветераннар һәм сугыш инвалидлары тәэмин ителәләр.
Тагын бер әйбер турында әйтеп үтәргә тиешмен. 2017 елның 15нче маена кадәр чиратка басып, дәүләт программасы чикләрендә путёвка ала алмаган гражданнар, пенсияләренә өстәмә социаль түләү алулары турында таләпне исәпкә алмый чиратка басып путёвка алу хокукына ияләр. Алар өчен түбәндәге гарантияләр саклана:
*пенсия яшендәгеләр һәм инвалидлар өчен маршрутның нинди булуына карамастан, бер путёвкага туристик путёвка хакының 8000 сумы бюджет акчалары исәбенә түләнә;
*пенсияләренә өстәп социаль түләү алган пенсия яшендәгеләр һәм инвалидлар, коляскада утырган, инвалид балалар, күрү сәләтен югалткан беренче группа инвалидлар, аларны озатып йөрүчеләрне кертеп, туристик маршрутның нинди булуына карамастан, путёвка бәясенең өлеше бер путёвкага 12 000 сум күләмендә субсидияләнә.
—Туристик путёвкаларга квоталар ничек исәпләнә?
—Республиканың Хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы ел саен тиешле һәр муниципалитетка туристик путёвкалар саны буенча квоталар исәпли. Бүленгән путёвкалар республика муниципалитетларында яшәгән пенсия яшендәгеләр һәм инвалидлар санына карап пропорицональ тәртиптә бүленә.
Читайте нас: