Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
28 декабрь 2017, 18:32

Югары Карыш авылындагы социаль приютка “погонлы” Кыш Бабай килде!

Югары Карыш авылындагы балалар һәм үсмерләр өчен социаль приютка „погонлы” Кыш Бабай килеп Яңа ел күчтәнәчләре өләште.

Югары Карыш авылындагы балалар һәм үсмерләр өчен социаль приютка „погонлы” Кыш Бабай килеп Яңа ел күчтәнәчләре өләште.
Әлеге көндә биредә төрле районнан 18 бала һәм үсмер тәрбияләнә. Аларның иң өлкәненә — 16, иң кечесенә 3 яшь. Русия Эчке эшләр министрлыгының Балтач районындагы бүлекчәсе начальнигы, полиция майоры Андрей Самышев җитәкчелегендә полиция хезмәткәрләре ел саен учреждениедә булып биредә тәрбияләнүчеләрнең күңелен күрә, Яңа ел бүләкләре белән сөендерә.
Хәйрия эшчәнлегенә эчке эшләр бүлегендә аерым игътибар бирәләр. Соңгы елларда районыбыз „погонлы”лары социаль приютта еш булалар. Учреждениенең материаль-техник базасын ныгытуга өлешләрен кертәләр. Ә бу юлы алар спорт инвентаре алып килделәр.
—Җиңел булмаган хезмәтегез өчен рәхмәт белдерәм. Сезне онытмыйбыз, кулыбыздан килгән ярдәмне күрсәтеп торырбыз. Ә сезне, балалар, Яңа елда үзебезнең бүлектә кунакта көтеп калабыз, — диде Андрей Николаевич приют хезмәткәрләренә һәм балаларга мөрәҗәгать итеп. —Яхшы кешеләр булып үсегез, тырышып укыгыз, тыңлаучан булыгыз. Спорт белән шөгыльләнегез. Сәламәт яшәү рәвеше алып барыгыз.
Аның сүзләрен личный состав белән эшләү буенча бүлекчә начальнигы ярдәмчесе, полиция капитаны Фәнзия Мостафина һәм балигъ булмаганнар эше инспекторы, полиция майоры Гөлшат Дәүләтова тулыландырды.
Менә ишектә Кыш Бабай белән Карсылу, әкият геройлары (Эт, Әтәч, Төлке) күренде. Балалар иҗаты үзәге хезмәткәрләре балаларга тулы программалы бәйрәм чарасы тәкъдим итте. Зал уртасына урнаштырылган чыршы тирәли балалар әйлән-бәйлән әйләнделәр, уйнап күңел ачтылар, әкият геройларының сорауларына җаваплар кайтардылар. Кыш Бабай белән Карсылуга һөнәрләрен күрсәттеләр: шигырьләр укып татлы күчтәнәчләр, буяу өчен китаплар, уку кирәк-яраклары өләштеләр.
—Бәхетле булыгыз, яхшы кешеләр булып үсегез! — дип теләде кунакка килгән погонлы абый-апалары балалар һәм үсмерләргә.
—Тагын килегез, сезне көтеп калабыз, — дип саубуллашты алар.
Читайте нас: