Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
27 декабрь 2017, 23:37

"Газпром трансгаз Уфа" җәмгыяте оештырган Яңа ел иртәсендә балтачлылар да катнашты

"Газпром трансгаз Уфа" җәмгыяте аз тәэмин ителгән гаиләләрдә тәрбияләнгән балалар өчен башкаланың Конгресс-Холлында Яңа ел иртәсе оештырды.

"Газпром трансгаз Уфа" җәмгыяте аз тәэмин ителгән һәм күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнгән балалар өчен башкаланың Конгресс-Холлында Яңа ел иртәсе оештырды.
Бүгенге чарада Аскын, Балтач, Тәтешле районнарыннан килгән балалар күңел ачкан. Бәйрәм хуҗалары бүгенге тәэссоратлары белән уртаклашуынча, алар Кыш Бабай, Карсылу, әкият геройлары белән очрашканнар. Алда торган футбол буенча дөнья чемпионаты темасына кызыклы тамаша караганнар.
Балалар белән бергә чыршы тирәли әйлән-бәйләнгә "Газпром трансгаз Уфа" җәмгыяте генераль директоры, Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Шамил Шәрипов та чыккан. Яңа ел иртәсендә катнашкан һәр балага Кыш Бабай күчтәнәчләре өләшкәннәр.
Балтач районыннан "Газпром трансгаз Уфа" Яңа ел чыршы бәйрәмендә аз тәэмин ителгән һәм күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнгән 40 бала катнашты. Алар төрле мәктәпләрдә белем алалар. Бәйрәм хуҗалары ике автобус, медицина хезмәткәре һәм дүрт укытучы озатуында башкалага сәяхәт кылды.
Алсу ХӘЙРТДИНОВА фотолары.
Читайте нас: