Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
27 декабрь 2017, 16:19

Балтач районы Хакимияте башлыгы чыршы бәйрәмендә 150 бала һәм үсмер катнашты

Үзләрен укуда, спортта, мәдәнияттә, җәмәгать эшләрендә актив күрсәткән мәктәп укучылары район мәдәният сараена район Хакимияте башлыгы чыршы бәйрәменә җыелдылар.

Үзләрен укуда, спортта, мәдәнияттә, җәмәгать эшләрендә актив күрсәткән мәктәп укучылары район мәдәният сараена район Хакимияте башлыгы чыршы бәйрәменә җыелдылар.
Тантанада күп балалы, аз тәэмин ителгән гаиләләрдә тәрбияләнгән балалар да бар иде.
Күңелле шау-шуга күмелгән залда кем генә юк! Балалар әкият персонажлары, Кыш бабай һәм Кар кызы белән чыршы тирәли әйлән-бәйлән уйнады, җыр-биюләр башкарды. Тантана сәбәпчеләрен Яңа ел бәйрәме белән район Хакимияте башлыгының социаль һәм кадрлар мәсьәләләре буенча урынбасары Фирдәвис Рәхимов котлады.
—Бүген бу залга район мәгариф учреждениеләренең иң яхшы вәкилләре җыелган, — дип билгеләп үтте ул. – Укуда, спортта, мәдәнияттә салган тырышлыгыгыз белән районыбызның матур данын күтәрүгә өлешегезне керттегез. Алдагы елда һәммәгезгә ныклы сәламәтлек, бәхет, һәр өлкәдә тагын да зуррак уңышлар яулавыгызны телим.
Фирдәвис Гайнел улы фән олимпиадаларында, спорт бәйгеләрендә җиңү яулаган үсмерләргә район Хакимиятенең Мактау грамоталарын тапшырды. Район мәгариф бүлеге начальнигы Зәлифә Мәгъзүмова да балаларга ихлас теләкләрен җиткерде. Алдагы елда да сау-сәламәт булып, ата-аналарын яхшы уңышлары белән сөендереп яшәүләрен теләде.
—Күбрәк „биш”ле һәм „дүрт”ле билгеләренә өлгәшегез, ярышларда җиңүләр яулагыз. Каникулларыгызны файдалы үткәрегез, — дип алдынгы укучыларга район мәгариф бүлегенең Мактау грамоталарын тапшырды.
Елның уңышлы мизгелләре барланды. Гер спорты буенча яхшы уңышлар яулаган Иске Балтач 1нче урта мәктәбе укучысы Розанна Кашапова махсус бүләк — чаңгы спорты белән шөгыльләнергә сертификатка ия булды. Балалар иҗаты үзәге каршындагы хореография бүлеге (өстәмә белем бирү педагогы Ильнара Шәйнурова) „Илһам” Халыкара конкурсында читтән торып катнашып Беренче дәрәҗә диплом белән бүләкләнде.
Күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнгән балалар халыкны социаль яклау бүлеге начальнигы Венария Глимҗанова кулыннан Республика Башлыгының бүләкләрен кабул итте.
—Алдагы елда районыбызда күп балалы гаиләләр саны тагын да артсын! — дигән теләкләрен юллады Венария Әсхат кызы. — Алдагы ел истә калырлык шатлыклы, якты мизгелләргә, яңадан-яңа казанышларга бай булсын!
Бәйрәм барышында „Яңа ел белән!” дигән рәсем төшерү конкурсына йомгак ясалып, җиңүчеләр билгеләнде.
Әкият геройлары булып киенгән балалар иҗаты үзәге педагоглары арасында карнавал киемнәрендә килгән укучылар теләп һәм рәхәтләнеп күңел ачты.
Читайте нас: