Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
23 ноябрь 2017, 13:09

Иске Балтач авылында яшәгән Аллаяровларның бәхет сере нидә?

Иске Балтач авылында яшәгән Гөлнара һәм Ринат Аллаяровлар өч бала тәрбияли. Укытучылар гаиләсен тулыландырып өч ай элек кенә кече уллары Марат дөньяга килгән.

Иске Балтач авылында яшәгән Гөлнара һәм Ринат Аллаяровлар өч бала тәрбияли. Укытучылар гаиләсен тулыландырып өч ай элек кенә кече уллары Марат дөньяга килгән.
Алар икесе дә Иске Балтач авылында туып-үскән. Бер мәктәптә белем алганнар. Биш ел ара белән югары ук йортларын тәмамлап туган мәктәпләрендә хезмәт юлларын башлаганнар. Ринат Әнгам улы хәзерге М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетының (элекке пединститут) математика-информатика, Гөлнара Фәрдәт кызы Бөре дәүләт педагогия институтының (хәзер БДУ филиалы) физика-математика факультетын тәмамлый.
Бер сукмактан атлаган яшьләрне уртак кызыксынулар, эшкә бер төрле җаваплы караш якынайта. Бу якынаю ике йөрәктә мәхәббәт ялкынын кабыза һәм 2004 елда алар өйләнешеп матур гаилә кора. Туган авылларында төпләнгән Аллаяровлар өр-яңа йорт җиткерәләр. Яраткан эшләре булган геройларым авылда яшәүләренә бер дә үкенмиләр. Уллары Айнурга — унике, кызлары Регинага бүген сигез яшь.
—Зур балаларыбыз төзелеш алып барган елларда туып, үскәннәрен сизми дә калдык. Өлкән баламны биш айлык чагыннан әни карамагына калдырып эшкә чыктым. Кызымның яше тулганчы декрет ялында булдым. Кече улыбызны бәби сөюнең тәмен татып, иркенләп үстерәсе иде, — дип елмая бәхетле ана.
Нәни Маратны абыйсы белән апасы кулларыннан да төшермиләр. Дәресләрдән, мәктәптән тыш чаралардан сагынып кайталар.
Ихатада мөгезле эре терлек, вак терлекләр, кош-корт асраган Аллаяровларның үсмер балалары кул арасына кереп йорт эшләрендә зур теләк белән ярдәмләшәләр. Спорт, бию, йөзү, иҗат белән шөгыльләнергә дә вакыт табалар.
Гөлнара Фәрдәт кызы белән Ринат Әнгам улы икесе дә югары категорияле укытучылар. Гөлнара ханым – математика буенча, Ринат Әнгам улы информатика укытучыларының район методик берләшмә җитәкчесе. Гөлнара Фәрдәт кызы декрет ялына кадәр укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары эшен дә зур җаваплылык белән башкарган.
—Эшебез, кызыксынуларыбыз уртак булгач, күпкә җиңел безгә, — ди Ринат Әнгам улы. — Алдыбызда нинди эш торса да, киңәшләшеп, бер уйга килеп башкарабыз. Укытучы булгач, беренче чиратта дәрес бирәсең, параллель рәвештә методик берләшмә эшен алып барырга туры килә. Вакытны дөрес бүлсәң, барысына да өлгерергә була. Гаиләгә килгәндә, көнозыны эштә булып, арып кайтып керүгә, каршыңа елмаеп килгән балаларыңны кочагыңа алу, җылы куышыңда көткән күңелле мәшәкатьләргә күмелүгә арыганлыклар онытыла. Тормыш рәхәтлекләрен татып яшәү, үзеңне бәхетле итеп тою өчен тагын ни кирәк? — дип күп сорауларыма бәхетле кичерешләрен уртаклашып җаваплады гаилә башлыгы.
Читайте нас: