Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
10 август 2017, 16:35

Сукбайлар авылларда да очрый

Борай авылы үзәгендә урам уртасында йоклап яткан сукбай фотообъективка эләккән.

Сукбайлар күбәюе җәмгыятебезнең авыру хәлдә булуына ачык бер дәлил.
Кемдер гаилә проблемалары нәтиҗәсендә “бомж” булып йөри. Икенчеләр эшсезлектән сукбайлык юлына баскан... Элегрәк аларны шәһәр урамнарында гына очрый идек. Хәзер сукбайлар авыл җирлекләрендә дә бар. Район үзәкләрендә супермаркетларның һәрберсенең диярлек ишеге алдында хәер сорашып торган сукбайларны очрыйсың. Исереп, урам уртасында көпә-көндез йоклап ятканнарын да күрергә мөмкин.
Борай авылы үзәгендә урам уртасында йоклап яткан сукбай фотообъективка эләккән.
“Борай үзәгендә кайчан тәртип урнаштыралар инде. Бала белән фонтан янына барырга куркам,”—дип язган ВКонтакте социаль челтәрендә “Подслушано [В] Бураево” төркеме стенасына бу хакта хәбәр элгән автор.
Бу хәбәргә карата комментарийларда төрле фикерләр бар. “Авыл үзәге...коточкыч хәл,”—дип яган бер ханым. Берәүләр: “Алар сезгә тимиләр бит,”—дип яза. Икенчеләр: "Кеше арыган,"—дип шаярта...
Читайте нас: