Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
17 июль 2017, 12:13

Башкортстанда авыл җирлекләрен үстерү Бөтенрусия киңәшмәсе үтәчәк

19-21 июльдә Башкортстанда «Бәләкәй хуҗалык формаларына дәүләт ярдәме һәм авыл хуҗалыгы җирлекләренең тотрыклы үсеше» III Бөтенрусия семинар-киңәшмәсе үтә. «Башинформ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә республиканың авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов хәбәр итүенчә, Башкортстанга илнең якынча 60 төбәге вәкилләре, 400гә якын кеше киләчәк.

19-21 июльдә Башкортстанда «Бәләкәй хуҗалык формаларына дәүләт ярдәме һәм авыл хуҗалыгы җирлекләренең тотрыклы үсеше» III Бөтенрусия семинар-киңәшмәсе үтә.
«Башинформ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә республиканың авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов хәбәр итүенчә, Башкортстанга илнең якынча 60 төбәге вәкилләре, 400гә якын кеше киләчәк.
Алар арасында – Русия субъектларының агросәнәгать комплекслары белән идарә итү органнары җитәкчеләре, муниципалитет, авыл җирлекләре һәм крестьян (фермер) хуҗалыклары башлыклары.
"Башинформ" агентлыгы хәбәр итүенчә, чарада катнашучылар Илеш, Дүртөйле, Бүздәк һәм Туймазы райондарында «2014-2017 елларга һәм 2020 елга кадәр чорда авыл җирлекләренең тотрыклы үсеше» федераль максатлы программасы һәм «Бәләкәй хуҗалык формаларына ярдәм итү» программасы чикләрендә дәүләт ярдәмен алган агросәнәгать комплексы, социаль һәм инженер инфрструктурасы объектларында булачак. Моннан тыш, авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү һәм эшкәртү объектларын караячак.
Пленар утырыш Уфаның Конгресс-холл бинасында 21 июльгә билгеләнгән.
Читайте нас: