Сәламәтлек
24 Июля , 06:17

Сәламәтлек-игътибар үзәгендә

 "Сәламәтлек поезды" - медицина ярдәме өй янында! Мобиль медицина комплексы Асавка авылында эшләде, биредә яшәүчеләр «Дәвамлы һәм актив тормыш» милли проекты кысаларында тиешле тикшеренүләр уза һәм белгечләрдән консультацияләр ала алды.

Добавить в предпочтительные источники Google

Бер көн эчендә дистәләгән кеше медицина ярдәме алды. Терапевт 39 пациентны караган; невролог 41 пациентны карады; стоматолог 18 пациентны карады; 46 пациент УЗИ узды, Сәламәтлек үзәген 19 пациент узды; флюорографияне 50 пациент үтте.  Маммография 20 пациент үтте, күзәтү кабинетын 31 пациент үтте, 12 пациент анализлар тапшырды; 3 пациентка өйдә хезмәт күрсәттеләр. Автопоезд эше авылларда яшәүчеләргә район үзәгенә чыкмыйча гына профилактик тикшеренүләр узарга мөмкинлек бирә. Бу авыруларны иртә ачыклау һәм сәламәтлекне саклау өчен аеруча мөһим.

Автор: