

Авылларга чыгып халыкны кабул итү нәтиҗәле эш. Диспансеризация үз сәламәтлегеңнең торышын тикшерүнең гади һәм нәтиҗәле ысулы һәм тайпылышлар ачыкланганда аларны вакытында бетерү чараларын күрүдән гыйбарәт. Чара «Озак һәм актив тормыш»милли проекты кысаларында уздырыла. Участок терапевты тарафыннан 25 пациент кабул ителде, өйдә 10 пациент. Һәр очракта аерым күзәтү, махсус белгечләргә язылу, дәвалау ысуллары билгеләнде.