Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
3 февраль , 13:54

«Сәламәтлек мәктәбе» фәһемле

Нөркә ФАПында «Сәламәтлек мәктәбе»узды. Фельдшер Закирьянова Лида Әдһәм кызы йөрәк-кан тамырлары авыруларын диспансерлаштыруның һәм профилактикалауның мөһимлеге турында мәгълүмати әңгәмә үткәрде.

«Сәламәтлек мәктәбе» фәһемле
«Сәламәтлек мәктәбе» фәһемле

Диспансеризация нәрсә ул һәм ул ни өчен кирәк: Диспансеризация-ул авыруларны һәм куркыныч факторларын иртә ачыклауга юнәлдерелгән планлы медицина тикшерүе. Диспансеризация узу дәвалау нәтиҗәлерәк булган башлангыч стадияләрдә сәламәтлек белән бәйле проблемаларны ачыкларга ярдәм итә. Бу үз вакытында чаралар күрергә, җитди авырулар үсешен булдырмаска һәм тормыш сыйфатын саклап калырга мөмкинлек бирә. Йөрәк-кан тамырлары авыруларын профилактикалау: сәламәтлек мәктәбе кысаларында йөрәк-кан тамырлары авыруларын профилактикалау — үлем очракларының төп сәбәпләренең берсе турында әңгәмә үткәрелде. Төп тәкъдимнәр үз эченә ала:  Кан басымын һәм холестерин дәрәҗәсен контрольдә тоту - тозны һәм  майларны чикләп, дөрес туклану - даими физик активлык -тәмәке тартудан баш тарту һәм алкоголь куллануны киметү яки чикләү. Тиешенчә тән авырлыгын саклау. Даими медицина күзәтүе һәм диспансеризация узу. Сәламәтлегегезне саклагыз һәм аны алдан ук кайгырту кирәк. Саулыгыгызны тиешенчә алдан хәстәрләгез.

 

Автор:
Читайте нас