26 гыйнварда участок терапевты Фазылбакова Альбина Булат кызы Янактай авылында халыкны кабул итте. Участок терапевты тарафыннан 30 пациент кабул ителгән. Кабул итү барышында түбәндәге тикшеренүләр үткәрелде: анкета бирү, кан анализларын алу, ЭКГ яздыру, артериаль басымны үлчәү, буй һәм авырлыкны үлчәү. Планлы рәвештә өстәмә тикшерүләргә авыл халкы язылды. Шулай ук пациентлар белгечләргә неврологка һәм эндокринологка консультацияләргә язылды,2 кеше хастаханәгә озатылды. Табибларның мондый күчмә кабул итүләре авыл җирендә яшәүчеләрнең беренчел медицина ярдәменнән файдалану мөмкинлеген арттыруга ярдәм итә.