Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
15 гыйнвар , 16:17
1

Башкортстанда донорларга түләү 19 мең сумнан артып китәчәк

2026 елның 1 гыйнварыннан мактаулы донорлар өчен еллык акчалата түләү 19 497,68 сум тәшкил итәчәк.

Башкортстанда донорларга түләү 19 мең сумнан артып китәчәк
Башкортстанда донорларга түләү 19 мең сумнан артып китәчәк

Сүз «Россиянең Мактаулы доноры» яки «СССРның Мактаулы доноры»күкрәк тамгалары белән бүләкләнүчеләр турында бара.

 Бу түләүгә салым салынмый һәм елына бер тапкыр 1 апрельдән дә соңга калмыйча түләнә. Республика кан салу станциясендә хәбәр итүләренчә, түләү алган кешеләргә яңа гариза бирергә кирәкми: социаль яклау органнары моны автоматик рәвештә эшләячәк. "Яңа мактаулы донорларга социаль яклау органнарына МФЦ яки «Госуслуги" порталы аша мөрәҗәгать итәргә кирәк, әгәр билге алганнан соң 2025-2026 елларда алар гариза бирмәгән булса", - диелә хәбәрдә. Республика кан салу станциясендә «Россиянең Мактаулы доноры» исеме түләүсез донорлык өчен генә бирелүен искәрттеләр. Мактаулы донор булу өчен канны яисә аның компонентларын (кан плазмасыннан тыш) 40 һәм аннан да күбрәк тапкыр тапшырырга, канны һәм аның компонентларын 25 тапкырдан күбрәк к тапшырырга, шулай ук кан плазмасын 60 һәм аннан да күбрәк тапкыр тапшырырга, плазманы 60 һәм аннан да күбрәк тапкыр тапшырырга кирәк. Кан тапшыруга язылырга һәм донацияләр санын «Госуслуги»порталында донорның шәхси кабинетында күзәтергә мөмкин.

 Башинформ

Автор:
Читайте нас