Сәламәтлек
13 Января , 05:25

Теш врачы Балтачта эшли башлый

Балтач үзәк район хастаханәсендә яңа яшь белгеч  табиб-стоматолог: хирург, ортопед, терапевт эшли башлады. Бу турыда хастаханә социаль челтәрләрендә хәбәр урнаштырылды.

Добавить в предпочтительные источники Google
Теш врачы  Балтачта эшли башлыйТеш врачы  Балтачта эшли башлый
Теш врачы Балтачта эшли башлый

Коллектив командасы тулыланды. Балтач үзәк район хастаханәсендә яңа яшь белгеч эшли башлады. Табиб-стоматолог: хирург, ортопед, терапевт Мортазин Вадим Фирнат улы. Вадим Фирнат улы Башкорт дәүләт медицина университетын 2018нче елда тәмамлаган һәм инде 8 ел практик тәҗрибәсе бар. Алдынгы медицина учреждениеләрендә эшләү тәҗрибәсе бар. Ул  «Стрежевск шәһәр хастаханәсе», Казан шәһәрендә «Ак стоматология», "Дентамед",  "Дентал Хаус"оешмаларында уңышлы эшләгән. Профессионализм, дәвалауга заманча караш һәм үсешкә омтылыш-боларның барысы белгечкә хас.  Вадим Фирнатовичка ышанычлы старт, һөнәри уңышлар, рәхмәтле пациентлар һәм юлның яңа этабында уңышлар юлдаш булсын.

 

Автор: