Юристларның һөнәри бәйрәме уңаеннан юридик хезмәтне үстерүгә һәм тармак хезмәткәрләренең хокукларын яклауга керткән өлешләре өчен Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм сәламәтлек саклау хезмәткәрләре профсоюзының бүләкләре, Рәхмәт хатлары һәм Мактау грамоталары тапшырылды. Форум кысаларында юрист Юлия Рәфис кызы Башкортстан Республикасы сәламәтлек саклавында намуслы хезмәте һәм профсоюз оешмасының хокукый мәсьәләләрне хәл итүдә актив ярдәме өчен Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Бүләкне Башкортстан Республикасы Сәламәтлек саклау хезмәткәрләре профсоюзы рәисе Халфин Рауль Мәгруф улы тапшырды . Бу югары бәя Юлия Рәфис кызының профессиональлеген һәм медицина хезмәткәрләренең хокукларын яклауга һәм тармак үсешенә керткән зур өлешен ассызыклый. Лаеклы бүләк белән котлап алга таба уңышлар телисе килә.