Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
14 ноябрь , 17:26

Тәҗрибә уртаклашу өчен семинар

Балтач үзәк район хастаханәсендә  участок терапевтлары һәм фельдшерлар белән медицина ярдәменең сыйфатын күтәрүгә һәм тәҗрибә уртаклашуга юнәлдерелгән мөһим семинар узды.

Тәҗрибә уртаклашу өчен семинар
Тәҗрибә уртаклашу өчен семинар

 Кереш сүзне үзәк район хастаханәсе баш табибы С. Гельметдинов  әйтте, ул район халкының сәламәтлеген яхшыртуда уртак эшнең әһәмиятен билгеләп үтте. Медицина бүлеге буенча баш табиб урынбасары Р. Хәбипова 2025 елның октябрендә үлүчеләр санын җентекләп анализлады, күрсәткечләрне киметү бурычларын ассызыклады.  АПС мөдире А.Абрарова лаборатор анализлар билгеләгәндә таралган хаталарга җентекләп тукталды һәм аларны бетерү буенча киңәшләр бирде. Педиатрия бүлеге мөдире Л. Хаҗимуллина  балаларга прививкалар ясауның оештыру мәсьәләләрен яктыртты, вакцинация графигын үтәүнең мөһимлеген билгеләп үтте. Врач табиб-кардиолог Э. Миңнегалиева  миокард инфаркты вакытында ашыгыч ярдәм күрсәтү турында лекция үткәрде.  Семинар бай эчтәлекле һәм файдалы булды, бу белгечләргә безнең районда медицина хезмәте күрсәтүнең профессиональлеген һәм сыйфатын күтәрергә ярдәм итәчәк.

 

Автор:
Читайте нас