Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
28 октябрь , 17:06

Мөһим күрсәткечләр буенча алга бару өчен

Балтач үзәк район хастаханәсендә 2025 елның 9 аендагы эш йомгаклары буенча киңәшмә узды. Ак халатлы шәфкатьле табибка хөрмәт күрсәтелде биредә.

Мөһим күрсәткечләр буенча алга бару өчен
Мөһим күрсәткечләр буенча алга бару өчен

Бөре үзәк район хастаханәсе балалар поликлиникасы мөдире Наталья Гриднева  Бөре округы медицина оешмалары эшенә җентекле анализ ясады, төп казанышларны һәм булган проблемаларны ассызыклады. Утырышта Балтач районы хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр һәм кадрлар белән эшләү буенча урынбасары Инзилә Гасыймҗанова катнашты.Балтач үзәк район хастаханәсе баш табибы Салават Гыйльметдинов үз чыгышында диагностика эшенең сыйфатын күтәрү, медицина ярдәменнән файдалану мөмкинлеген арттыру һәм пациентлар өчен шартларны яхшырту кебек мөһим күрсәткечләр буенча уңай динамиканы билгеләп үтте.Киңәшмә югары профессионализм һәм район халкының сәламәтлеген ныгытуга зур өлеш керткән табиб-участок терапевты Ильзида Әхмәдиеваны бүләкләү тантанасыннан башланды. Ильзида Флүр кызына "Башкортстан Республикасы Сәламәтлек саклау отличнигы" билгесе тапшырылды. Шулай ук Балтач районында сәламәтлек саклауны алга таба үстерү, халыкның гомер озынлыгын арттыру, кадрлар сәясәтен камилләштерү планнары турында да фикер алыштылар. Авыруларны профилактикалау һәм медицина хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде. Бу очрашу район халкына медицина хезмәте күрсәтүнең нәтиҗәлелеген күтәрү һәм сыйфатын яхшырту максатында барлык хезмәтләрнең тырышлыгын координацияләү өчен мөһим адым булды.

 

Автор:
Читайте нас