Медицина хезмәткәрләренә музыкаль бүләкне район мәдәният сарае артистлары әзерләде. Алар катнашучыларга бәйрәм рухы бүләк иттеләр һәм табибларга һөнәри осталыклары, фидакарьлекләре һәм район халкының сәламәтлеге өчен көндәлек хезмәтләре өчен рәхмәт белдерделәр.Бу көн — нәкъ менә табибларның кеше турында кайгыртуын, гомерләрен саклап калуларын, ярдәм итүләрен һәм илһамландыруларын искә төшерүер өчен яхшы форсат ул. Ак халатлы каһарманнарыбызга профессияләренә тугрылыклары, миһербанлылыклары һәм башкаларга сакчыл караш белән тибә торган зур йөрәкләре өчен балтачлылар рәхмәтле. Хезмәтләре һәрвакыт танылсын, ә һәр көн кешеләрнең шатлыгын, хөрмәтен һәм рәхмәтен китерсен.
Халык сәламәтлеге сагындагылар киләчәктә дә армый-талмый эшләрләр, дигән ышаныч нигезле. Кеше сәламәтлеге кадерле, аны һ3р кеше аңлый. Һөнәрләренең асылын аңлап, табибларга тырышып, яхшы нәтиҗәләргә ирешеп көч салырга язсын.