Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
15 сентябрь , 09:20

Дөньяга рәхмәтле булып яшәргә...

Вакытында күңелеңә хуш килгән һөнәрне үз итү тормыш юлыңны сайлауга тиң. Һәр кеше гомеренең шактый өлешен эштә үткәрә.  Шуңа хыялларны чынбарлык иткәннәр югары максатына тиз ирешкәндер кебек. Альбина Фазылбәкова да балачактагы  хыялын тормышка ашырган. 

Дөньяга рәхмәтле булып  яшәргә...
Дөньяга рәхмәтле булып яшәргә...

Альбина Фазылбәкова да балачактагы  хыялын тормышка ашырган.  Кечкенә чакларында  сеңелесе Светлана белән бергәләшеп дәвалаучы булып уйныйлар. Оста итеп "чирленең" хәлен белеп, градусник куярга, укол кадарга, тын алышын тыңлап, дәвалауны башкаралар. Максатларны дөрес куярга өйрәнәләр. Дәвалагач ахырда нәтиҗә һәрчак уңай— чирле терелергә тиешлегенә төшенәләр. Бу уенны еллар буена камилләштерә кызлар. Үсмер вакытта киләчәкне сайлау җитди булсын өчен әти-әниләре балаларын анализ ясарга өнди. Булат Әлфис улы мәктәп автобусында водитель булып эшләгәнгә бик күпләр сәламәтлеге, гомере өчен җаваплы. Әниләре Рәфинә Зөфәр кызы Югары Кансөяр гомуми белем бирү мәктәбендә инглиз телен укыта. Мәктәп директоры буларак, эштә дә, өйдә дә кәгазь тутыру белән мәшгуль. Баш күтәрми, кәгазь эшендә тиешле отчётлар төзү белән эшләвен күргән кызлар үз нәтиҗәләрен ясый. Инде чагыштыру, күзәтү, уйлау бер карарга килергә этәргеч бирә. Әниләре кече чакта максатка омтылырга күндереп үстерә. Чыгарылыш сыйныфта Тучыбай урта мәктәбендә тик яхшы билгеләргә өлгәшкән кыз җитди карарга килә. Югары сыйныфта Бердәм Дәүләт Имтиханнарын бар укучылар да биргән ел. Моңа кадәр сайлау мөмкинлеге була. Билгеле, математика, рус теле буенча имтиханнардан тыш химия һәм биологиядән сынау тота. БДИны югары балларга тапшырып, Башкорт дәүләт медицина университетының "Дәвалау" факультетына укырга керә.  Студент еллары— сынаулы чор. Энә белән кое казу ул уку, дип юкка әйтмәгәннәр. Һөнәр асылын үзләштерү, теорияне гамәлдә куллануга бәйле өйрәнү мәле. Апасы үрнәгендә сеңелесе Светлана медицина юнәлешен үз итә. Берничә югары уку йортына бирергә мөмкинлекне файдалана. Стоматология факультетына үтә, әмма ерак Пермьдә укыганчы, апасы белән бергә Уфа шәһәрендә табиб һөнәренә укуны сайлый. Табышлары, сабаклары белән студент еллары артта кала...

Заман башка заң башка, диләр. Вакыт күп үзгәрешләр кертә. Авылда мәктәп ябылганнан соң әниләре Иске Балтач 1нче урта мәктәбендә дистә еллап инглиз һәм немец телләре буенча белем бирә, әтиләре биредә водитель булып эшли.

Белгеч Альбина Булат кызы Балтач үзәк район дәваханәсенә участок терапевты булып эшкә кайта. Яшьлекнең үз кануннары. Иске Балтач авылы егете Ирек Фазылбәков белән гаилә коралар. Тормыш иптәше инженер буларак, ерак Себер тарафларында вахта ысулы белән көч сала.  

Яшь белгечкә зур мөмкинлекләр ачылган чорда, ярдәм программалары мөмкинлекләрен файдаланырга форсат чыга. Альбина Булат кызы Югары Тәтешле үзәк район дәваханәсендә кичектергесез ярдәм хезмәте кабинетында терапевт булып эшли башлый. Чакыру буенча барып чирлеләргә ярдәм күрсәтү кичектергесез карарлар кабул итүгә бәйле.  Һәр чакыру буенча җаваплылык тоеп эшләргә, авыр хәлдәгеләрне вакытында дәваларга салырга кирәк. Бер шелтәсез иңнәренә төшкән бурычын үти белгеч. Мохтаҗларның рәхмәтенә ия булу табиб өчен, һичшиксез, югары бәһа ул.  Тату коллективта уртак максатлар куеп эшләп, биш ел тәҗрибә туплаганнан соң Альбина Фазылбәкова туып-үскән төбәгенә кайтырга ният итә.

Туган якта Фазылбәковлар өй төзеп чыгалар. Кызлары Ләйлә— мәктәп укучысы, Ләйсән балалар бакчасына йөри. Xатын-кыз вазифалары бихисап, һәркайсы да мөһим, берсен дә чигереп булмый.

Үзәк район дәваханәсендә участок терапевты буларак,  Альбина Булат кызы шәфкать туташы Нәзифә Миндиярова белән район үзәгенең берничә урамы һәм Бигелде, Янактай, Илекәй  авылларында яшәүче 2000 кеше сәламәтлеген кайгыртып көч салалар.  Үзәк район дәваханәсендә алдан хәбәр итеп, авылларга чыгу эше җайга салынган. Урындагы фельдшер-акушерлык пунктларында авыл халкын кабул итү фельдшер белән бергә башкарыла. Диспансер күзәтүләрне үткәрүне  сызык өстенә ала белгеч. Бу, үз чиратында,  чирләрне ачыклау, булдырмау өчен зур роль уйный.  Табиб чирләрне профилактикалау  буенча  шактый эш башкара. Төпкел авылларга участок терапевты хезмәттәшләре—махсус белгечләр белән чыгалар. Невролог, онколог, хирург консультацияләре мөһим.  Кешенең яшенә карамый, чирлеләргә ярдәм итеп, хәлен җиңеләйтү буенча медицина хезмәткәрләре тарафыннан  зур эш башкарыла. Авыр хәлдәгеләргә вакытында тиешле дәвалау курсын тәкъдим итү  чирне чигендерер өчен, бәлки, гомерне саклап калу өчен  бер ныклы нигез ул. Терапевт Түбән Карышка баргач, эшләүче яшендәге ир-егетнең хәле бик мөшкел булуын ачыклый. ЭКГ яздыргач ул инфаркт алды халәтендә булуы ачыклана.  Ашыгыч ярдәм күрсәтеп, аны  башкалага дәваланырга озаталар. Тиешле эш югары һөнәрмәнлек белән вакытында башкарыла. Шуңа озак та үтми чирле аягына баса, бүгенге көндә эшләвен дәвам итә. Мондый очраклар табиб тәҗрибәсендә байтак.  Югары уку йортында алган белемне гамәлдә куллану белән чикләнми Альбина Булат кызы. Белгеч һөнәрендәге яңалыклар, уңышка илткән дәвалау ысуллары белән кызыксына. Шәхсән сыйфатлары буенча да битарафлыктан ерак булу аңа хас. Терапия эше күпкырлы, тирәнтен белү беренче таләп. Табиб булганы белән чикләнүне бер урында таптанып торуга тиңли. Тикшеренү карталары, план төзеп эшләү уңай нәтиҗәләр бирә.

Табиб кабинетына чиратта торган һәр кешене Альбина Булат кызы якты йөз, җылы сүз белән каршы ала. Алар авырган кеше белән бергәләп чирне чигәргә мәҗбүр итәләр. Киңәшле эш таркалмас. Моның өчен табиб кушканнарны эшләү, икеләнгән очракта уртага салып сөйләшү, киңәшләшү нәтиҗәле...

—Еш ишетелгән киңәшләрне кемдер буш мәгълүмат кебек кабул итә.  Тик аларга бүгенге модалы алымнар итеп сылтарга кирәкми. Сәламәтлеккә уңай тәэсире булуын тикшерелгән киңәшләрне үтәп карарга тәкъдим итәсе килә.  Югары кан басымына беркайчан да кул селтәп карамагыз.Табиб кушканны үтәү мәҗбүри. Матдәлар алмашынуы бозылуга юл куймаска тырышыгыз. Кандагы холестеринны тикшереп тору зарури. Күрсәткечләр борчылырга нигез бирсә дәваланырга кирәк. Бу инфаркт, инсультны булдырмау өчен мөһим. Xәрәкәт файдага, көненә  мең адымны эшли алмасагыз да җәяү йөрергә тырышыгыз. Чәй, кофе турында сүз бармый, ә көн дә су эчү кирәк.  Ит, яшелчә-җимешне туклану рационына кертү файдага, ә ысланган, кыздырылган, артык майлы ризыкны чикләргә кирәк. Тәмәке тарту— зыянлы гадәт. Алкогольле эчемлекләр белән мавыгу уңай эш түгел, ул беркемне дә алга илтми. Сәламәт яшәү рәвешен алып барырга, хәрәкәтләнергә, дөрес тукланырга һәм дөньяга рәхмәтле булып уңай кичерешләр белән яшәргә. Киңәшләргә вакытында колак салу хәерле. Сәламәтлектә сораулар килеп чыкканны көтмәскә,—дип яшәү кагыйдәсен билгеләде Альбина Фазылбәкова.

Табиб киңәшләре тик файдага. Шифа бирү сәләте үзе күңел эше кебек тоела миңа. Дәваханәдә  әле янә бер эш —көндезге стационарда терапевт эшен Альбина Булат кызы уңышлы алып бара. Сеңелесе Светлана Гаскәрова белән хезмәттәшләр бергә көч салалар. Ике апасы үз иткән энеләре, мәктәп укучысы Самат өчен өлкәннәр һәрчак үрнәк. Фазылбәковларның кечкенә кызлары Ләйлә киләчәктә табиб булырлар. Ул әти- әнисенең хыялын тормышка ашырыр әле. Бәлки, әле без миһербанлы эштә  гаилә династиясе шулай барлыкка килүенең шаһитыбыздыр.

 

 

Автор: Рима Валиева
Читайте нас