1 кг ачы алманы чистартып, ярты литр суда йомшарганчы пешереп алыгыз. Тимер челтәрле иләккә салып изегез.
1 кг 400 г алма боткасына 1 кг шикәр комы кушыгыз. Савытка салып ут өстенә куеп, агач кашык белән болгаткалап торыгыз. Ут өстеннән алыр алдыннан, әз генә лимон кислотасы кушып җибәрегез. Җылы какны махсус җайланмага салып, киптерегез. Суынган какны кисәкләргә бүлеп, шикәр комы сибегез.