Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
22 август , 14:19

Сәламәтлек дәресендә

Түбән Карыш һәм Нөркә авылларында сәламәтлек мәктәпләре узды. Түбән Карыш авылының табиблык амбулаториясендә фельдшер Тәкиуллина Гөлшат Газнәви кызы һәм Нөркә авылының ФАП фельдшеры Закирьянова Лида Әдһәм кызы инсультны кисәтүгә багышланган мәгърифәтчелек чарасы үткәрделәр.

Сәламәтлек дәресендә
Сәламәтлек дәресендә

Халыкка инсультның сәбәпләре һәм билгеләре, шулай ук куркынычны киметү өчен мөһим чаралар: кан басымын контрольдә тоту, зарарлы гадәтләрдән баш тарту, дөрес туклану һәм физик активлык турында сөйләделәр. Дарулар кабул итүгә һәм вакытында диагностикалауга аерым игътибар бирелде. Мондый чаралар авыл халкының хәбәрдарлыгын арттырырга һәм сәламәтлеген сакларга ярдәм итә. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!

 

Сәламәтлек дәресендә
Сәламәтлек дәресендә
Автор:
Читайте нас