Район Хакимиятендә узган оператив киңәшмәдә Балтач районы Хакимияте башлыгы Субушев Илгиз Әхвәс улы «Сәламәтлек поезды» акциясендә катнашучы табибларга, шәфкать туташларына һәм машина йөртүчеләргә Рәхмәт хатлары тапшырды. Әлеге рәхмәт билгесе белән аларның һөнәри осталыклары, фидакарь хезмәтләре һәм масштаблы акция кысаларында халыкка медицина хезмәте күрсәтүгә керткән өлешләре билгеләп үтелде. "Сәламәтлек поезды " бөтен команда тырышлыгы белән район халкына үз вакытында ярдәм күрсәтүен дәвам итә.